Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО” проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үткәрде

31.08.2011

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелеше проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча генераль подрядчы оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО”га эш визитын сәнәгать мәйданчыгы белән танышу һәм беренче комплекс объектларының сәнәгый эксплуатацияләүгә әзерлеген бәяләүдән башлады. Республика башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев, технологик, энергетик һәм атом күзәтчелеге буенча Федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин озатып йөрде.

Соңыннан узган киңәшмәдә производство биремнәренең үтәлеше буенча генераль подрядчы оешмаларының эшчәнлегенә җентекле анализ ясалды, шулай ук сентябрьгә эш планнары билгеләнде.

«Камаглавстрой» идарә компаниясе ААҖ, «Казан» җитештерү-төзелеш оешмасы” ҖЧҖ, «Камгэсэнергострой» ААҖ, «Татстрой» ААҖ, «ИНВЭНТ» ҖЧҖ җитәкчеләре максатчан бурычның үтәлешен тәэмин итү турында хисап тотты.

Рөстәм Миңнеханов генераль подрядчы оешмаларыннан комплекс территориясен төзекләндерү эшләрен башкаруга кеше ресурсларын җәлеп итәргә, шулай ук башкарма-техник документларны тапшыруга әзерләргә күрсәтмә бирде. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә “Татнефть” ААҖ ярдәм күрсәтергә әзер.


"ТАНЕКО" ААҖ матбугат хезмәте, ТР Президенты матбугат хезмәте