14 нче гыйнвардан башлап, Татарстанда телефон номерларын җыю тәртибе үзгәрәчәк

10.01.2008

14 нче гыйнвардан Татарстан буенча шалтырату күпкә җиңелрәк булачак.
Россия Федерациясе Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының 142 нче номерлы карары нигезендә, Татарстан абонентлары нумерациясенең ябык планын куллануга чыгару юлы ачылды. Гадиләштереп әйткәндә, бистәләр һәм кешеләр яши торган башка торак пунктларга шалтырату өчен аерым билгеләнгән кодлар һәм күпсанлы шәһәр кодлары урынына республикада 8-843 белән башланган Казан зонасы һәм 8-8552 белән башланган Чаллы зонасына билгеләнгән кодлы шалтыратулар өчен бары бертөрле номерлар җыю тәртибе урнаштырылачак. Бүгенге көндә гамәли кулланылышта йөри торган 8-2 белән башланган кодлардагы икеле саны Казан зонасы өчен 843 һәм Чаллы зонасы өчен 855 коды белән алмаштырылачак.
Мәсәлән, “Казан – Яшел Үзән” шалтыратуы өчен 8-271-җирле телефон номеры урынына 8-843-җирле телефон номеры җыярга кирәк булачак. “Яр Чаллы – Зәй” шалтыратуы өчен 8-258-җирле телефон номеры урынына 8-85558-җирле телефон номерын җыярга тиеш булалар. “Зәй – Яр Чаллы” шалтыратуы өчен 8-22-җирле телефон номеры урынына 8-8552-җирле телефон номерын җыярга кирәк була.
Әлеге үзгәрешләргә күнегү өчен, үзегезнең якыннарыгызга хәзер үк бердәм шәһәрара кодлар белән шалтырата башларга мөмкин.
“Татар-Информ”