Татарстанда ашамлыкларның минималь җыелмасы – иң арзаны
09.01.2008
Бүген Дәүләт статистикасының Федераль хезмәте (Росстат): “Рәсәй халкының яшәү минимумына керә торган ашамлыкларның минималь җыелмасы бәясе 2007 елның декабре өчен, Рәсәй буенча уртача алганда, 2,7 % ка артты һәм ай азагына кеше башына бер айга 1802 сум тәшкил итте”, - дип белдерде.
“Декабрьдә ашамлыкларның минималь җыелмасы Рәсәй төбәкләре арасында Чукоткада (4982 сум), Камчатка краенда (3118 сум), Сахалинда (2883 сум), Магадан өлкәсендә (2804 сум), Якутиядә (2772 сум) иң кыйбаты булып кала бирде.
Иң арзаны – Татарстанда (1499 сум), Белгород өлкәсендә (1528 сум), Мордовиядә (1536 сум), Тамбов өлкәсендә (1537 сум), Ульян өлкәсендә (1563 сум)”, - дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәтендә.
“Татар-Информ”