Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Азиада-2017 уеннарын ачу тантанасында катнашты

17.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта (Төрекмәнстан) Олимпия стадионында Ябык урыннарда һәм сугыш сәнгатьләре буенча V Азия уеннарын («Азиада-2017») ачу тантанасында катнашты.

Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, 7 ел элек – 2010 года 17 декабрендә – Әль-Кувәйт шәһәрендә Төрекмәнстан Олимпия комитеты белән Азия Олимпия Советы арасында 2017 елда Ашхабадта Ябык урыннарда һәм сугыш сәнгатьләре буенча V Азия уеннарын уздыру турында ике яклы документ имзаланган. 

«Шушы чорда Уеннарны лаеклы рәвештә уздыруга әзерлек буенча гаять зур эш башкарылган. Ашхабадта Олимпия шәһәрчеге төзелгән. 157 гектар мәйданда 40ка якын объект корылган, шул исәптән төрле спорт төрләре буенча милли һәм халыкара ярышлар уздыру өчен 16 спорт корылмасы салынган», - диде Гурбангулы Бердымөхәммәдов. 

Мәгълүмат белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелгән. Төрекмәнстанда эре халыкара спорт медиафорумнары, күргәзмәләр һәм конференцияләр уздырылган. 

«V Азия уеннарына әзерлек барышында халыкара спорт бергәлекләре белән хезмәттәшлек буенча уңай тәҗрибә тупланган. Барлык чит илләрдәге дусларыбызга һәм партнёрларыбызга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Төрекмәнстан Президенты. 

Ул ассызыклаганча, Азиада-2017 катнашучылары составы буенча да, спорт дисциплиналары саны буенча да аерылып тора. «Беренче мәртәбә Уеннар Үзәк Азия дәүләтендә уздырыла. Шулай ук беренче мәртәбә ярышлар тарихында, Азия континенты делегацияләреннән тыш, уеннарда Океаниянең  19 дәүләтеннән спортчылар катнаша. Барлыгы 21 спорт төре буенча 65 команда ярышачак», - диде Төрекмәнстан Президенты. 

Ул хәбәр иткәнчә, беренче мәртәбә Азия уеннарында качаклар спорт командасы катнашачак: «Олимпия хәрәкәтенең югары гуманистик идеалларына таянып, Качаклар олимпия командасының тынычлыкны һәм иминлекне ныгытуга керткән өлешен хуплау турында уртак декларация проектын тәкъдим итте Төрекмәнстан. Бу проект Женевада Кеше хокуклары советының 36 нчы сессиясендә каралды».  

«Бу ярышлар Олимпия хәрәкәте, халыклар арасында дуслык һәм хезмәттәшлек принципларына тугры булуыбызны күрсәтсен. Барлык ярышларда катнашучыларга олы җиңүләр һәм уңышлар телим!». 

Шуннан соң Гурбангулы Бердымөхәммәдов Ябык урыннарда һәм сугыш сәнгатьләре буенча V Азия уеннарын ачык дип игълан итте.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.