Казанда ТР муниипаль берәмлекләр арасында үткәрелгән смотр-конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр
29.08.2011Бүген “Казан” Милли мәдәни үзәге каршында ТР муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән, Татарстан Республикасы көненә багышланган смотр-конкурста җиңүчеләргә 100 автомобиль ачкычы тапшырылды.
Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе, Чирмешән районы башлыгы Миңсәгыйть Шакиров катнашты.
Татарстан Президенты сәламләү сүзендә муниципалитетлар безнең дәүләтнең нигезе булып тора, дип билгеләп үтте. Нәкъ менә муниципалитетлар дәрәҗәсендә халык белән хакимият арасында элемтә урнаша. ТР да гамәлгә ашырыла торган социаль программалар – “Бәләкәч”, балалар туклануын тәэмин итү, социаль ипотека, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен торак төзелеше программалары халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.
“Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем һәм автомобильләр тапшырасым килә. Зур рәхмәт!”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Миңсәгыйть Шакиров Татарстан Президентына муниципаль берәмлекләрнең эшенә югары бәя һәм конкурстагы теләктәшлек белдергәне өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты белән ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе җиңүчеләргә дипломнар һәм автомобиль ачкычлары тапшырды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы