Татарстанда республика көненә 5 млн. тонна ашлык җыеп алыначак
27.08.2011Татарстанда бөртекле культураларны җыеп алу эшләрен августта тәмамларга планлаштыралар. Бүгенге көндә Татарстанда барлык мәйданның 98 процентыннан иген җыеп алынган, тулай җыеп алынган ашлык 4 млн.930 тонна тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
“Бүген 5 млн. тонна ашлык җыеп алу планы үтәлер, мөгаен”, - диде ул.
Президент үз чиратында әлеге ресурстан дөрес файдалану бурычын куйды.
Республикада рапс җыеп алу эшенә керештеләр. 130 мең га мәйданның 20 процентыннан әлеге культура җыеп алынган. “Рапсны вактында җыеп өлгерергә кирәк, юкса бөтен уңышны югалтырга мөмкин”, - диде министр.
Аның сүзләренә караганда, хәзер силос өчен кукурузны суктыру вакыты да җиткән. Сентябрь башында 200 мең гектарда 70 проценттан да аз дым кала. Марат Әхмәтов муниципаль район башлыкларын яхшы һава торышыннан файдаланып калырга, сыйфатлы силос әзерләү өчен эш темпларын тизләтергә чакырды.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры күп кенә районнарда дым булмау сәбәпле, уҗым чәчүлекләре өчен куркыныч тууга игътибарны юнәлтте. “Бар өмет сентябрьнең икенче декадасында яңгыр вәгъдә итүче синоптикларда”, - диде ул һәм игенчеләргә чәчү эшләрен кичектермәскә тәкъдим итте. “5 сентябрьгә кадәр чәчү эшләрен төгәлләү кирәк дип фаразлана”, - дип ассызыклады ул.
Күп кенә авыл хуҗалыгы пердприятиеләренең минераль ашламалар белән кыенлыклары булу сәбәпле, министр арзанрак булган биологик ашлама һәм үсеш стимуляторлары файдаланырга тәкъдим итте.
Киләсе чорда 2 млн. гектарда туфракны эшкәртү буенча зур күләмле эш башкарырга кирәк. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, бу юнәлештә 10 район гына оешкан төстә эш алып бара. Бөртекле культураларны җыеп алу эшләре төгәлләнеп килә, шуңа министр туфрак эшкәртүгә ныклап керешү бурычын куйды.
ТР Президенты матбугат хезмәте.