Марат Сәфиуллин: “2007 елда Татарстанның икътисадый үсеш темплары нык тәэсир итә торган булды”
08.01.2008
Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасында тулай җирле продукт, 680 млрд. сум булыр дип көтелгәндә, 740 млрд. сум тәшкил иткән. Бу һәм башка кайбер кызыклы саннарны бүген Министрлар Кабинетында булган брифингта Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сәфиуллин әйтеп узды.
Министр, 2006 ел белән чагыштырганда, ТҖП ның чагыштырырлык бәяләрдә 8,7 процентка (Россия буенча гомумән алганда, ЭТП ның (эчке тулай продуктның) артуы 7,6 процент дәрәҗәсендә бәяләнә), ә сәнәгый җитештерү күләменең – 8,8 процентка (612,4 тән 740, 1 млрд. сумга кадәр) артуын билгеләп үтте. Ул шулай ук әлеге күрсәткечләрнең 2008 елга прогнозланган саннарын да китерде: ТҖП – 830 млрд. сум күләмендә (быел +7 процент), сәнәгый җитештерү – 820 млрд. сум чамасы (+7,5 процент).
“Россия Федерациясе җирлегендә генә түгел, гомумән халыкара стандартлар буенча карасак, икътисадый үсеш темплары нык тәэсир итә торган булды,- дип, кыскача йомгак ясады Татарстанның Икътисад министрлыгы башлыгы.- Бу республиканың гаять тотрыклы темпка ирешкәнлеген һәм динамик рәвештә үсүен күрсәтә”.
М.Сәфиуллин фикеренчә, “ниһаять, хезмәт җитештерүчәнлегенең хезмәт хакы үсеше темпларын уза башлавы” (гәрчә соңгы елларда тенденция моңа капма-каршы булса да һәм Татарстан икътисадының конкурентлыкка сәләтле булуы куркыныч алдында торса да) иң зур казаныш булды. Аналогик рәвештә, фондның кире кайтуы һәм аның коралланганлыгы күрсәткечләре яхшыра төште. “Боларның барысы да икътисадның интенсив үсеш характерын күрсәтә,- дип ассызыклап үтте ул.- Сәнәгатьтә башланган структур үзгәртеп корулар – корпоратив идарә системасын үзгәртү, яңа икътисадый шартларда эшләү тәҗрибәсе - үзләрен күрсәтәләр”. Министр, бу факторны исәпкә алып, дәүләт һәм профсоюзларның предприятие җитәкчеләреннән эшчеләргә хезмәт хакын арттыруны таләп итәргә хокуклы булачакларын да өстәде.
2007 елда халыкның реаль акча керемнәре 15,8 процентка (елга уртача исәпләгәндә, бер айга 11470 сумга кадәр), реаль хезмәт хакы – 17,5 процентка (11334 сумга кадәр) артты. Быелга план – 8,9 процентка (13615 сумга кадәр) һәм, шуңа нигезләнеп, 9,7 процентка (13555 сумга кадәр) арту. Бүгенге брифингның кунагы әйтеп үткәнчә, сатып алу сәләте дәрәҗәсе буенча, Россия Федерациясе субъектлары арасында татарстанлыларның керемнәре бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша, ягъни Татарстан Республикасы өченче урынны алып тора. “Без бу казанышны киләчәктә дә сакларга тиешбез, чөнки бу тормыш сыйфатының иң төп күрсәткече”,- диде М.Сәфиуллин.
Шул ук вакытта, кайбер күрсәткечләр буенча, ил күләмендә Татарстан күрсәткечләре түбәнрәк. Мәсәлән, алдан бәяләү буенча, 2007 елда Татарстан Республикасында төп капиталга инвестицияләр - 9 процентка (198 млрд. сумга кадәр), ә Россия Федерациясе буенча уртача алганда, 20 процентка артты.
“Татар-Информ”