Рөстәм Миңнеханов өлешләп түләүче алданган кешеләрнең йортларын карарга барды

31.12.2007

2007 елның соңгы көнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Энергетиклар урамының 18 нче йортында булды. “Ада” фирмасы тарафыннан өлешләп түләү программасы буенча моннан берничә ел элек төзелә башлаган йорт, ниһаять, төзелеп бетте һәм республика Хөкүмәте ярдәме белән файдалануга тапшырылды.
Р.Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин һәм яшьләр, спорт эшләре һәм туризм министры Марат Бариев “Торак-йорт – яшь гаиләләргә” программасында катнашучылар яши торган бер фатирны карадылар
Шуны искәртергә кирәк: йортлар төзүче “Ада” фирмасының үз эшенә салкын каравы нәтиҗәсендә йорт озак вакыт файдалануга тапшырыла алмады. Өстәвенә, 4 подъездның 2 се “Торак-йорт – яшь гаиләләргә” дигән республика программасында катнашучыларга бирелергә тиеш була. Быел Татарстан Республикасының Яшьләр, спорт эшләре һәм туризм министрлыгы катнашында бу фатирларда төзелеш эшләре тәмамлана, шуңа да карамастан, әлегә кадәр гомуми коммуникация көйләнмәү сәбәпле, йорт файдалануга тапшырылмый кала бирә. Ә моңа “Ада” фирмасы җаваплы була.
Бары тик 2007 ел ахырында гына республика Хөкүмәте ярдәме белән Энергетиклар урамындагы 18 нче йорт төзелеп бетте һәм тулысынча файдалануга тапшырылды. Ниһаять, бу йортта яшәүчеләрнең барысы да фатирларга пропискага кертелде һәм аларны хосусыйлаштыра алуга иреште.

"Татар-Информ"