Рөстәм Миңнеханов Руперт Уэйнрайтның "Татарстан: тормыш тизлеге" фильмына уңай бәя бирде

25.08.2011

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Голливуд режиссеры Руперт Уэйнрайтның “Татарстан: тормыш тизлеге” дигән фильмын тәкъдим иттеләр.
Тәкъдим итү ТР Министрлар Кабинетының утырышлар залында узды.
Фильм Татарстанның динамик үсешенә багышланган һәм аның инвестиция ягыннан җәлеп итүчәнлеген күрсәтә. Динамизм барлык өлкәләрдә - икътисадта, спортта, мәдәнияттә, мәгарифтә чагылыш тапкан.
Кадрда – “Татнефть”, Казан вертолет заводы, “КАМАЗ” кебек дөнья күләмендә билгеле компанияләрнең продукциясе. Татарстан бизнес, мәгълүмати технологияләр үсеше өчен уңайлы территория буларак тәкъдим ителгән, ә рспублика башкаласы Казан Россиянең өченче шәһәре буларак билгеләнгән.
Фильмда мәгариф тармагы да чагылыш тапкан – Казан 40 университет, институт һәм академияләрдә 210 меңнән артык студент югары белем ала торган студентлар шәһәре буларак тәкъдим ителгән.
Татарстанның спортның төрле төрләрендәге казанышлары, шулай ук якындагы елларда Казанда узачак спорт чаралары аерым блок булып бара. Алар – 2013 елгы җәйге Универсиада, 2015 елгы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары.
Алга таба Рөстәм Миңнехановка фильм материаллары нигезендә эшләнгән һәм икътисади үсеш, спорт, мәдәният өлкәсендәге казанышларга (Сабан туе, Казандагы Шаляпин һәм Нуриев фестивальләре, Халыкара мөселман киносы фестивале һәм башкалар), мәгарифкә багышланган берничә кыска тематик ролик тәкъдим иттеләр.
Татарстан Президенты Руперт Уэйнрайт фильмы турында уңай фикер белдерде. “Сез безнең өметләрне акладыгыз”, - диде ул, режиссерга мөрәҗәгать итеп. Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, фильм һәм кыска роликлар Татарстан Республикасын дөньяга таныту һәм Россия төбәкләреннән берсе буларак Татарстанның уңай образын формалаштыру өчен кулланылачак.


ТР Президенты матбугат хезмәте