Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Камада эш сәфәре вакытында шәһәрнең “атасы” исемен йөрткән һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы буенча төзекләндерү эшләре башкарылган - Николай Лемаев исемендәге скверда булды.
Әлеге уңайдан Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман аңлатмалар бирде. “Алдагы ике елда Түбән Камада Габдулла Тукай исемендәге ял һәм уку паркы, Чулман яр буе төзекләндерелде, “СемьЯ” паркы яңартылды һәм “Кама” пляжы булдырылды”, дип сөйләде Президентка Наталия Фишман.
Сквер проектын архитектор Эмил Сираҗетдинов эшләгән. Биредә төзелеп бетми яткан фонтан оригиналь проект нигезендә балалар мәйданчыгына әверелгән, ул “Иҗат баскычлары” дип атала һәм һәр баскыч аерым сәнгать төренә багышланган. Биредә үк сәхнә белән бергә амфитеатр урнашкан, акбур белән рәсем ясау өчен дивар эшләнгән һәм кеше буе шахмат фигуралары белән такта куелган. Агачлар, куаклар утыртылган.
Рөстәм Миңнеханов яңартылган сквер буйлап үтте, күрше микрорайоннарда яшәүчеләр өчен ул озак көтелгән матур вакыйга булды.