Рөстәм Миңнеханов Балтач районында урып-җыю эшләре барышы белән танышты

08.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач муниципаль районына эш сәфәре кыла. Визитның төп максаты - кырларда урып-җыю эшләре барышы һәм районда дәүләт программаларын гамәлгә ашыру белән танышу.

Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөриләр.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре белән гадәттәге очрашу Иске Салавыч авылы янындагы бәрәҗге кырында узды. Район башлыгы кыскача кырларда эш барышы турында хәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, 34,1 мең гектар җирдән бүгенге көнгә 26,2 мең гектарында уңыш җыелган - 77 %. Уртача уңышлылык - гектарына 39,4 центнер. Игенчеләр 103 мең тонна суктырган. Көн саен кырларда 100гә якын комбанчы эшли. Рамил Нотфуллин ышандырганча, якындагы өч-дүрт көндә бөртеклеләр уңышын җыю эше төгәлләнә.

Район башлыгы шулай ук хәбәр иткәнчә, 2017 елда 1888 гектар сабан рапсыннан 3400 тонна күләмендә уңыш җыю көтелә, уңышлылык - 18 ц/га. Кукурузны бөртеккә 2122 гектарда утырткан булганнарю Быел 5305 тонна уңыш җыю планлаштырыла.

Бу көннәрдә бәрәңге казый башлыйлар. Яз көнне Балтач районында 245 гектарда әлеге культура утыртылган. Бер гектардан 200 центер күләмендә уңыш җыю көтелә. Барлыгы 5 мең тоннага кадәр бәрәҗгене казып алалар.

Уҗым утырту эше инде тәмамланган. Агымдагы елда арышка 8,4 мең гектар, уҗым бодаена - 3,7 мең гектар.

Терлекчелеккә килгәндә, эре мөгезле терлек саны 53 мең башка җитә. Шулардан 16,7 меңе - савымлы сыерлар. Үсеш динамикасы - 3 %. Былтыр 67,5 мең тонна сөт җитештерелгән, быел 72,3 мең тоннага җиткерү көтелә.

Марат Әхмәтов аграрчыларга субсидияләр алуны эшен активлаштырырга өндәде. "Алар озак бирелерме, билгеле түгел. Әлегә 2020 елга кадәр. Комплекслар төзегез, баш санын арттырыгыз. Терлекчелектә сезнең мөмкинлекләр яхшы. Минем фаразлавымча, районда елына 10 комплекс төзеп була. Әмма әлегә тиеш кадәр активлык сезнең яктан юк", - диде авыл хуҗалыгы министры.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, бу көннәрдә игенчеләр тыршылыкны тагын да арттырырга тиеш. Кыска вакытта уңыш җыю эшен, һәр кояшлы көнне кулланып, тәмамларга кирәк.

Тагын Рөстәм Миңнеханов Иске Салавыч авылында ремонтланган балалар бакчасында булды. Бина 1983 елда төзелгән. Капиталь ремонт республика программасы кысаларында быел гыйнвар аенда башланган. Сигез айда түбә, тышкы өлеше төзекләндерелгән, инженер-техник челтәрләре алыштырылган, тәрәзә-ишекләр яңартылган, эчке бүлмәләре төзекләндерелгән.

Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, балалар бакчасы 85 балага исәпләнә, һәм ул 100 процентка тулы. Нәни балтачлыларны 10 тәрбиче тәрбияли.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.