Бүген Казанда «Росбанк» белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «Росбанк» идарәсе рәисе Дмитрий Олюнинның эшлекле очрашуы кысаларында имзаланды.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте бинасында узды. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Росбанк» документта беркетелгән килешүләрне эзлекле рәвештә гамәлгә ашырырга җыеналар.
Яклар Татарстан Республикасы территориясендә уңайлы инвестицион климат формалаштыруны тәэмин итүче өстенлекле төбәк һәм муниципаль программаларны һәм проектларны гамәлгә ашырачаклар.
Дмитрий Олюнин билгеләп үткәнчә, «Сосьете Женераль» халыкара финанс төркеме Татарстанда «Росбанк» тарафыннан универсаль буларак тәкъдим ителә.
«Без имзалаган килешү күп кенә юнәлешләр буенча – республиканың сәнәгать комплексын инновацион үстерүгә ярдәм күрсәтүдән алып кече һәм урта бизнес субъектларына хезмәт күрсәтү һәм гражданнарга торак алуда дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру буенча эшләячәк», - диде Дмитрий Олюнин.