Михаил Бабич Татарстан Республикасы Югары суды судьясы итеп билгеләп куелганнарга һәм Татарстан Республикасы район (шәһәр) судлары судьяларына таныклыклар тапшырды

04.09.2017

Бүген Казанда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстан Республикасы Югары суды судьясы итеп билгеләп куелганнарга һәм Татарстан Республикасы район (шәһәр) судлары судьяларына таныклыклар тапшырды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев катнашты.

«Традиция буенча, яңа билгеләнгән судьяларны шушы мөһим вакыйга белән  котлыйм, мин сезнең исегезгә төшерергә телим, сезнең абруегыз, кыяфәтегез һәм әхлакый сыйфатларыгыз биләгән югары вазыйфагызга туры килергә тиеш. Бу таныклык суд хакимияте символларының берсе булып тора һәм Россия Федерациясе Президенты ышанычын раслый», - диде Илгиз Гыйләҗев.

Үз чиратында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, Татарстан Югары суды Рәисе урынбасары белән бергә бүген 9 судья таныклык ала. «Татарстанның суд системасы Идел буе федераль округында гына түгел, Россия Федерациясендә дә алдынгылардан санала һәм каралган эшләре саны буенча да алда бара», - диде ул.  

Михаил Бабич Татарстанның барлык судьяларына да җинаять, граждан, административ процессларны объектив карауларын, судьялар эше сыйфатының  һәм гадел хөкем сыйфатының функциональ бурычлар үтәү генә түгел икәнне, ә республиканың, илнең инвестицион климаты икәнне аңлауларын теләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. ИФОда РФ Президенты вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте материаллары файдаланылды