Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты Кубогына гольф буенча VII хәйрия турнирында катнашты

03.09.2017

Бүген Казан астында "Свияжск таулары" гольф-клубы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Кубогына гольф буенча хәйрия турниры узды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре буенча һәм спорт министры Владимир Леонов, "Роналд Макдоналд йорты" хәйрия фонды идарәсе рәисе Хәмзәт Хасбулатов һәм башкалар катнашты.

Турнир кысаларында җыелган акчалар Казандагы Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланучы балалар ата-аналары өчен түләүсез кунакханә булган "Роналд Макдоналд йорты"на ярдәмгә барачак. Былтыр 2 миллион сумнан артык хәйрия акчалары җыелды. Быел оештыручылар 3 миллион сумнан артык җыярга ниятләнә. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Ярышның социаль юнәлешле булуы әһәмиятле, бөтен җыелган акча мәрхәмәтле эшкә барачак. 

"Бу үзенчәлекле һәм бик кызык чара, ул инде гадәттәгегә әйләнде. Татарстан Президентына безнең хәйрия фондына ярдәме өчен рәхмәт", - диде Хәмзәт Хасбулатов. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов "Роналд Макдоналд йорты" хәйрия фонды генераль директоры Светлана Поляковага фонд үсешенә символик чек тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев