Рөстәм Миңнеханов капремонттан соң ачылган Әлмәт балалар шәһәр поликлиникасында булды

02.09.2017

Бүген капремонттан соң ачылган Әлмәт балалар шәһәр поликлиникасын (Тельман ур., 61) ачу танатнасы булды. 

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Капиталь ремонт поликлиникада 7 ай буена барган, шул вакыт эчендә  барлык төзелеш-монтаж эшләре башкарылган, заманча технологик җайланмалар куелган. Капремонт нәтиҗәсендә шәһәрнең 40 мең баласы уңайлы шартларда медицина ярдәме алачак.   

Рөстәм Миңнехановка поликлиника һәм капремонт турында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сөйләде.  

Рөстәм Миңнеханов ремонт ясалган бинаны карап чыкты, кабинетларга керде, поликлиниканы җиһазланышы белән танышты. Аңлатмаларны Әлмәт балалар шәһәр поликлиникасы баш табибы Лидия Исмәгыйлова биреп барды.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин Рөстәм Миңнехановка Әлмәт районында сәламәтлек саклау тармагын үстерүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Поликлиниканы ремонтлауда «Татнефть» компаниясе дә зур ярдәм күрсәтте», - диде Айрат Хәйруллин.   

Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар барында алты табибка хезмәт фатирлары  ачкычларын тапшырдылар, алар Әлмәткә башка шәһәрләрдән килгәннәр (Оренбургтан, Сарансктан, Уфадан, Чаллыдан, Лениногорсктан һәм хәтта Мари Эл Республикасыннан да).


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.