Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Кама Аланына сәфәр кыла

01.04.2010

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Түбән Кама районына сәфәр кыла.

Түбән Камада Татарстан башлыгы “ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексы төзелеше штабы утырышында катнашачак.

Кама Аланында Рөстәм Миңнеханов индустриаль паркта, халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәктә, “Олимпия” боз сараенда, шулай ук, Кама Аланы район хастаханәсендә булыр дип көтелә.

Бистә хакимиятендә Татарстан Президенты “Кама Аланы” индустриаль паркын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрәчәк.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы