Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов: “Татарстандагы Машина төзелеше/производство техникасы буенча компетенция үзәге машина төзелеше тармагына яңа баскычка менәргә мөмкинлек бирәчәк”

24.04.2009

Бүген Казанда (“Гранд-Отель” нең конференц-залы) Татарстан һәм Саксония Ирекле дәүләте арасында Татарстан Республикасында Машина төзелеше/производство техникасы буенча компетенция үзәген төзергә ниятләү турындагы беркетмәгә кул куелды. Документка республикабыз ягыннан – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Саксония Ирекле дәүләте ягыннан Саксониянең икътисад һәм хезмәт министры Томас Юрк кул куйды.
Беркетмәгә Саксония һәм Татарстан Республикасы эшлекле даирәләре вәкилләренең Татарстан-Саксония эшлекле форумы кысаларында кул куелды.
Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Шунысы игътибарга лаек: Россия-Германия мөнәсәбәтләренең яхшыруы төбәкара сәүдә-икътисад элемтәләренең актив рәвештә үстерелүенә китерә”, - диде ул. Бүгенге көндә Татарстан территориясендә алман капиталы катнашында 34 коммерция оешмасы эшли. Саксония Ирекле дәүләте белән мөнәсәбәтләр аеруча уңышлы үстерелеп килә.
Татарстан һәм Саксониянең автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерүдә, машина төзелеше, экология, биотехнологияләр, энергияне саклау технологияләре өлкәсендә, химия һәм нефть химиясендә уртак эшләнмәләре бар.
Татарстан һәм Саксония хезмәттәшлегенең уңышлы мисалларыннан берсе буларак, Рөстәм Миңнеханов “П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Татнефть” ААҖ һәм “Прайс Даймлер Групп” компаниясе) уртак предприятиесен төзүне китерде. Бу предприятиене 2009 елның ноябрь ахырында эшләтеп җибәрү планлаштырыла, җитештерү күләме елына якынча 19 мең тонна тәшкил итәчәк (инвестицияләр күләме 71 млн. евродан артык).
Татарстан Республикасы Премьер-министры фикеренчә, Татарстан Республикасында Машина төзелеше/производство техникасы буенча компетенция үзәген төзү проекты аерым игътибарга лаек. Аны гамәлгә ашыру технологик җиһазлар, авиа- һәм машина төзелеше өлкәсендәге технологияләрне системалы рәвештә яңартырга мөмкинлек бирәчәк. Үзәк машина төзелеше тармагының сыйфат ягыннан тагын да алга китүенә ярдәм итәр дип көтелә.
Татарстан һәм Саксония арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, кече һәм урта бизнесны атап үтте.
“Без “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә энергетика, югары технологияләр, биотехнологияләр, автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә эшләячәк уртак предприятиеләр төзүгә әзер, - диде Татарстан Премьер-министры. – Саксония ягының биоэнергетика һәм инновацион технологияләр, мәсәлән, Татарстан территориясендә биогаз җайланмаларын җитештерү өлкәсендәге тәҗрибәсе кызыклы. Татарстан Республикасы Хөкүмәте шуны аермачык аңлый: республиканың киләчәге аның алга таба да хәзерге заман дөнья икътисадына интеграцияләнүенә, яңа стратегик партнерлар җәлеп итүгә бәйле. Без акчалата ярдәм генә түгел, технологик һәм инновацион инвестицияләр дә алырга телибез”.
Саксония Ирекле дәүләте Премьер-министры Станислав әфәнде Тиллих шуны әйтеп үтте: Татарстан предприятие һәм эшмәкәрләрендә, хакимият органнарында алар мөнәсәбәтләрне үстерү турында сүз чыкканда һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы ышанычлы партнерларны тапканнар.
“Безнең планнарыбыз озак сроклы хезмәттәшлек белән бәйле”, - дип ассызыклап үтте Станислав әфәнде Тиллих.
Татарстан Республикасындагы Машина төзелеше/производство техникасы буенча компетенция үзәген Фраунгофер станоклар һәм басым белән эшкәртү институты (Хемниц шәһәре) директорының урынбасары доктор Кориат тәкъдир итте.
Аның сүзләренә караганда, барыннан да элек, Татарстанда сәнәгать һәм фән торышына анализ ясарга, стратегик план төзергә, структуралы концепцияне, проектның хокукый һәм финанс нигезен билгеләргә кирәк. Ул үзәкнең төп бурычы сәнәгать заказы буенча эшләү икәнлеген искәртте.
Бүгенгә Саксония Премьер-министры Станислав әфәнде Тиллих җитәкчелегендәге Саксония Ирекле дәүләте делегациясе программасына түбәндәгеләр кертелгән: Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашу, IV Казан венчур ярминкәсе (“Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексы), Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты, “Казан вертолет заводы” ачык акционерлык җәмгыятендә булу, Татарстандагы алман милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән танышу.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте