Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: “Быел уҗым узган елдагыга караганда яхшырак”
13.05.2009Татарстан Республикасы кырларында быел уҗым узган елдагыга караганда яхшырак тишелеп чыккан. Бүген журналистларга бу турыда Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Шуны да искәртик: бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы
язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан республиканың дүрт муниципаль районына оештырылган сәфәрдә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановны озатып йөрде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары республикабызның Әтнә, Арча, Балтач һәм Саба районнарында булдылар.
“Татарстан территориясендә язгы кыр эшләре яхшы бара”, - диде Марат Әхмәтов. Аның сүзләренә караганда, язгы бөртекле культуралар инде чәчелгән. Быел язның соңрак килүенә карамастан, республика чәчү кампаниясен вакытында төгәлли алды. Барлык районнар да диярлек яхшы эш күрсәтте. Уҗымга килгәндә, 2009 елда ул узган елдагыга караганда яхшырак, хәзер вегетация процессы бара”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Якын арада республикада көчле яңгырлы циклон көтелә, ул да мул уңыш алуга ярдәм итәргә тиеш.
Саба муниципаль районы хуҗалыклары вәкилләре Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгына апрель азагында башланган чәчү кампаниясенең төгәлләнеп килүен әйттеләр. Язгы кыр эшләренең барысы да үз вакытында башкарылган. Хәзер районда көзге чәчүлекләрне карау (гербицидлар белән эшкәртү) һәм соң өлгерешле культураларны (кукуруз, карабодай, рапс) чәчү эшләре бара.
Бүген авылда яшәүчеләрне борчый торган проблемаларның берсе – сөт сатып алу бәяләре. Саба районы хуҗалыклары вәкилләре сүзләренә караганда, элек сөтнең бер литры 12 сум торган булса, хәзер ул 6 сумга төшеп бара. 2005 елда шундый бәяләр булган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте