Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
24 2017 ел., дүшәмбе

Дмитрий Рогозин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан авиация заводы цехларын карады

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин Татарстан Татарстанга эш визиты кысаларында С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы - "Туполев" ГАҖ филиалы цехларын карады. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдәм министрв Альберт Кәримов, Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе президенты  Юрий Слюсарь, «Туполев» ГАҖ генераль директоры Александр Конюхов, С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы - "Туполев" ГАҖ филиалы генераль директорының беренчке урынбасары Николай Савицких һәм башкалар озата йөрде. 


Дмитрий Рогозин: Яшел Үзән суднолар төзү заводы бөтен Россия өчен яңа компетенцияләр булдыруга булыша

Бүген А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводының җитештерү мәйданчыгында “Град” 21631проектының унынчы кече ракета корабленә нигез салу тантанасы узды.

Бу чарада РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР вице-премьеры -ТР сәнәгать һәм сәүдә  министры Альберт Кәримов, ТР Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин катнашты.


Татарстанда дәваханәләрне яңарту программасы буенча 2017-2018 елларга 197 объект төзекләндереләчәк

Татарстан Республикасында 2017-2018 елларга шәһәр һәм район дәваханәләрен яңарту буенча ике еллык программа старт ала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында чираттан тыш узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.


Рөстәм Миңнеханов 2017-2018 елларга ТР беренчел медицина звеносын модернизацияләү һәм ныгыту буенча Татарстан Хөкүмәте тәкъдим иткән программаны хуплады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017-2018 елларга Татарстан Республикасы беренчел медицина звеносын модернизацияләү һәм ныгыту программасын хуплады.

Искәртәбез, программа, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның  Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә еллык юлламасында яңгыраган йөкләмәләрен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан әзерләнде.