Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
21 2017 ел., җомга

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң Татарстанның тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм башкалар катнашты. 

Казанда тарихи җирлекләр территориясендә яңа төзелеш проектларын   комиссия әгъзаларына Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте.


Рөстәм Миңнеханов татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкра олимпиадада җиңүчеләргә дипломнар тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар теле һәм әдәбияты  буенча V халыкра олимпиаданы ябу тантанасында  катнашты. Чара Казанда «Баскет-холл»да узды.   

Олимпиадада төп җиңүчеләр – Накамура Мидзуки (Япония) һәм Ризәлә Йосыпова (Татарстан Республикасы Саба районы).

Җиңүчеләргә дипломнарны һәм бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. 


Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Җирле үзидарә көне белән котлады

Бүген Казан Кремлендә Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм җирле үзидарә вәкилләрен бәйрәм белән котлады. 


Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов белән очрашты.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты. 

Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә Татарстанда республика өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен әһәмиятле вакыйга узачак - Татарстан халыкларының III корылтае (2017 елның 22 апреле). 


Рөстәм Миңнеханов РФ Үзәк берлеге кулланучылар кооперациясе форумында: Кулланучылар кооперациясе бүген мөһим бурычларны хәл итә

Соңгы 10 елда Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге предприятиеләре – Татпотребсоюз – әзерләү эшчәнлеге күләмен 15 мәртәбә арттырды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кооперация һәм икътисадның тотрыклы үсеше. Өндәүләр һәм карарлар» конференциясендәге чыгышында хәбәр итте.

Конференция Казанда («Корстон» КСККда) Россия Федерациясе кулланучылар кооперациясенең Үзәк берлеге форумы кысаларында узды.

Форум  кооперация үсеше перспективалары турында фикер алышу һәм булган казанышларны күрсәтү максатларында уздырылды. Аның эшендә илнең 70 төбәгеннән вәкилләр катнаша.

Форумда Россия Федерациясе Үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов һәм башкалар катнаша.


Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Ульяновск өлкәсе арасында элек-электән килгән дустанә, күршеләрчә тату мөнәсәбәт урнашкан

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергй Морозов белән очрашты.   

Очрашу Казанда Россия Федерациясе Үзәк берлегенең кулланучылар  кооперациясе форумы кысаларында узды.  

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген кулланучылар  кооперациясе ролен һәм мөмкинлекләрен бәяләп бетермиләр. Аныңча, бу оешмага альтернативалар булмады да һәм булмаячак та. Шунысы мөһим: бу система авылда эшли «Безнең катнашудан – төбәкләр дәрәҗәсендәге хакимият, дәүләт ярдәменнән башка, кызганычка каршы, кулланучылар  кооперациясе системасы тиешенчә эшли алмый», - диде Рөстәм Миңнеханов.


Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Зубов Россия Федерациясе кулланучылар кооперациясе предприятиеләре продукциясенең күргәзмә-ярминкәсендә булдылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе кулланучылар кооперациясе предприятиеләре продукциясенең күргәзмә-ярминкәсендә булды.

Күргәзмә Казанда Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда оештырылган һәм Россия Федерациясе кулланучылар кооперациясе форумы уңаеннан уздырыла. 

Күргәзмәне шулай ук Россия Федерациясе кулланучылар кооперациясе Советы рәисе Дмитрий Зубов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов карады. 

 

 


Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләренә ашыгыч ярдәм автомобильләреннән ачкычлар тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләренә 50 ашыгыч ярдәм автомобильленнән ачкычлар тапшырды.

Тантана Казан  Ратушасы алдындагы мәйданда узды.

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов машиналарны карап чыкты, аларга куелган медицина җайланмалары белән танышты.