Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
27 2017 ел., пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Гасыр гение...» күргәзмәсен ачуда катнашты

Бүген «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Казан Кремлендә Дәүләт Третьяков галереясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее җыентыкларыннан хәзинәләр күргәзмәсен ачу тантанасы узды. «Гасыр гение...» уникаль экспозициясен ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, бу проектны тормышка ашыруда ул ярдәм күрсәтте.   

Татарстан Республикасы Президенты шунда катнашучыларны сәламләде һәм күргәзмәне оештыручыларга, шул исәптән Третьяков галереясе генераль директоры Зөлфирә Трегуловага рәхмәт белдерде.


Рөстәм Миңнеханов Казан-Рига авиамаршруты турында: Ышанам, әлеге юнәлешне туристларыбыз кирәк дип табачак

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рига мэры Нил Ушаков белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 


Татарстан Президенты рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

Татарстан нефть химиясе комплексы предприятиеләре 2017 елның беренче кварталында 304 млрд. сумга продукция чыгардылар. Бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты  рәиселегендә ТР Хөкүмәте Йортында узды. 


Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибенең төп мәсьәләләренең берсе – «Татнефть» ГАҖнең 2016 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясау һәм киләсе ел йомгаклары буенча дивидендлар күләме турында тәкъдим раслау иде.


Минтимер Шәймиевне Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты, РФ Хезмәт Герое Ирина Винер-Усманова котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш”республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиевне Россия Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты, РФ Хезмәт Герое Ирина Винер-Усманова котлады.


Минтимер Шәймиевкә Россия Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан котлаулар килү дәвам итә

Россиянең Беренче Президенты Б.Н.Ельцинның хатыны Наина Ельцина Минтимер Шәймиевне котлады.


Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды Попечительләр советы утырышын уздырды

Бүген Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды Попечительләр советы утырышы уздырылды.   

Аның эшендә шулай ук Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, статс-секретарь – Россия Федерациясе Икътисад министры урынбасары Олег Фомичев, «Россия венчур компаниясе» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Александр Повалко, Фәнни-техник өлкәдә кече рәвештәге предприятиеләр үсешенә ярдәм фондының Күзәтүчеләр советы рәисе Иван Бортник, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин һәм башкалар катнашты. 


Татарстан Президенты Австрия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмиль Брикс белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Австрия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмиль Брикс белән очрашты. Очрашу Россия венчур форумы кысаларында узды. Анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Иннополис" МИЗ" АҖ генераль директоры Игорь Носов, ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Аделдинов катнаштылар. 


Рөстәм Миңнеханов: Дүртенче сәнәгать революциясе безнең конкурент өстенлегебезне арттырачак

Дүртенче сәнәгать революциясе безнең конкурент өстенлегебезне үстерергә һәм арттырырга ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумында хәбәр итте. 

«Технологик эшкуарлык 4.0: Глобаль конкуренциягә сәләт һәм төбәк үзенчәлекләре» пленар утырышында Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, статс-секретарь – Россия Федерациясе  Икътисад министры урынбасары Олег Фомичев, Австрия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эмиль Брикс, Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, Глобаль технологик симпозиум президенты – «Глобал Технолоджи Капитал» компаниясе директоры Александра Джонсон, «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген бөтен дөньяда фикер уңында булган  технологик революция Татарстан өчен көтелмәгән хәл булмаячак. Бу юнәлештә республикада берничә еллар буена конкрет адымнар ясала.  


ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин Минтимер Шәймиевне котлады

ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевне  Россия Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан котлады.


Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Минтимер Шәймиевне котлады

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының  Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевне Россия Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан котлады. 


Рөстәм Миңнеханов Иннополиста Россия венчур форумы ачылышында чыгыш ясады

Бүген Иннополис шәһәрендә Россия венчур форумы ачылды. Әлеге формат венчур ярминкәләренә һәм башка төбәк чараларына алмашка килде, төп аудиториясе – инновацион компанияләр, инвестицияләр эзләүче стартаплар.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре.  


Татарстан Президенты Константин Цицин һәм Сергей Степашин белән очрашты

Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды - дәүләт корпорацисенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды - дәүләт корпорацисе идарәсе рәисе - генераль директоры Константин Цицин белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.