Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
25 2017 ел., сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Минтимер Шәймиевне Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеменә лаек булуы белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Минтимер Шәймиевне Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеменә лаек булуы белән котлады.


Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевны Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеменә лаек булуы белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының беренче президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеменә лаек булуы белән котлады. 

"Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Ихлас йөрәктән Сезне Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеменә лаек булуыгыз белән котлыйм, - диелгән котлау телеграммасында. - Бу Сезнең туган республикагыз һәм халкыгыз иминлеге өчен күп кырлы, чиксез бай, нәтиҗәле хезмәтегезгә хаклы рәвештә югары бәя". 


Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеменә лаек булды

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең дәүләт бүләге – Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеменә лаек булды.


Рөстәм Миңнеханов, Михаил Абызов һәм Всеволод Вуколов ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокук куллану гамәлияте буенча гавәми фикер алышуларда катнаштылар

Бүген Казанда Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокук куллану гамәлияте буенча гавәми фикер алышулар узды.

Чарада Россия Федерациясе Ачык хөкүмәт мәсьәләләре буенча министры Михаил Абызов, Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев һәм башкалар катнашты. Соңрак аларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та  кушылды.  

Искәртәбез, гавәми фикер алышулар «Дәүләт контролен һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затлар һәм индивидуаль эшкуарлар хокукларын яклау турында» 26.12.2008 № 294-ФЗ Федераль закон, шулай ук «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеген реформалау» өстенлекле программасы таләпләре нигезендә уздырыла.


Татарстанда 30 меңгә якын Бөек Ватан сугышы ветеранына диспансер тикшерүе уздырылды

Татарстанда агымдагы елның 20 апрелендә Бөек Ватан сугышында катнашкан 6 мең 323 инвалид беренче чират тәртибе белән диспансер күзәтүен узды. Шулай ук бу көнне “Камалыштагы Ленинградта яшәүче” тамгасы белән бүләкләнгән, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, инвалид һәм ветераннарның тол калган хатыннары да медицина күзәтүе узды. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.


Михаил Абызов "Алабуга" МИЗ турында: Бу инвесторлар белән эш алып баруның иң яхшы региональ тәҗрибәсе

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасында Россия Федерациясенең Ачык Хөкүмәт мәсьәләләре буенча министры Михаил Абызов, Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов МИЗ корпоратив университетын тәмамлаучылар белән очраштылар һәм аларның чыгарылыш проектлары белән таныштылар. 

 


Рөстәм Миңнеханов, Михаил Абызов һәм Всеволод Вуколов "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булдылар

Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында "Алабуга" махсус икътисадый зонасында бүген Россия Федерациясенең Ачык Хөкүмәт мәсьәләләре буенча министры Михаил Абызов, Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов булдылар. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озата йөрде. 


Алексей Песошин башкарма дисциплина һәм министрлыклар тарафыннан тормыш сыйфатын бәяләү индикаторлары буенча идарә итүгә дәүләт йөкләмәләренең үтәлеше турында киңәшмә уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Башкарма дисциплиналарның торышы һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары  тарафыннан халыкның тормыш сыйфатын бәяләү индикаторлары буенча идарә итүгә дәүләт йөкләмәләренең үтәлеше һәм алар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты киңәшмәсен уздырды.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортының утырышлар залында узды, анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


Татарстанга РФ Ачык хөкүмәт мәсьәләләре буенча министры Михаил Абызов һәм Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов килде

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Россия Федерациясе  Ачык хөкүмәт мәсьәләләре буенча министры Михаил Абызов һәм Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов килде.

Михаил Абызов белән Всеволода Вуколовны «Бигеш» аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.