Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франция һәм Австралия җыелма командалары футбол матчы кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды.
Очрашулар «Казан-Арена» стадионында матч башланганчы уздырылды.
Бүген Казанга француз сәясәтчесе, Франциянең элеккеге президенты Николя Саркози килде.
«Казан» халыкара аэропортында Николя Саркозины Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында булды. Татарстан Республикасы Президентына Татарстанның дини архитектурасына багышланган «Отражение веры» китабын тәкъдир иттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов R&D «Шнейдер Электрик Инновацияләр» үзәген ачу тантанасында катнашты.
Үзәк «Иннополис» махсус икътисадый зонасында ачылды.
Чарада «Шнейдер Электрик» баш башкарма директоры урынбасары, идарәсе әгъзасы Эммануэль Бабо да катнашты.
Татарстан Республикасы кырларында уңышны формалашытру буенча пландагы чаралар үткәрелә. Кырларда утау һәм корткычларны бетерү, яфрактан тукландыру шартлы 600 мең гектарда башкарылган, ягъни фаразланган мәйданның 19 %.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасында мәгариф объектларына капиталь ремонт дәвам итә, болар: гомуми белем оешмалары, балалар өчен мәгариф оешмалары һәм башкалар. 2018 елгы исемлеккә 28 гомуми белем оешмасы кертелгән, шулардан 16 муниципаль мәктәп; 12 коррекцион мәктәп һәм 94 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.