Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
23 2018 ел., шимбә

Рөстәм Миңнеханов "Казан" халыкара ат-спорт комплексында "Сабантуй - 2018" призына ат чабышын карады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" халыкара ат-спорт комплексында "Сабантуй - 2018" призына ат чабышын карады. 

Казан ипподромында ат чабышын шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар карады. 


Рөстәм Миңнеханов "хәләл" тамгасы белән чыгарыла торган продукцияне җитештерү таләпләренә туры килүен тикшерергә йөкләде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узучы республика киңәшмәсендә берничә йөкләмә бирде.

Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәм ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка "хәләл" тамгасы куелган продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты. 


Татарстан Премьер-министры Алекей Песошин: Сабан туе – татар халкын берләштерү символы

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда татар халкының милли бәйрәме - Сабан туенда катнашты.

Бәйрәмдә Алексей Песошинны Чаллы мэры Наил Маһдиев озата йөрде.

Кунаклар “Әкият” һәм “Кечкенә авыл” бәйрәм мәйданчыкларында булдылар. Монда төрле күңел ачу программалары һәм интерактив зоналар тәкъдим  ителде.


Рөстәм Миңнеханов Казанда Сабантуй бәйрәменең төп мәйданында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Сабантуй татар халык бәйрәменең төп мәйданында булды. 

Төп мәйдан Мирный бистәсе Каенлыгында оештырылган. 

Быел Сабантуй ФИФА-2018 футбол буенча дөнья чемпионаты узу көннәренә туры килде һәм бәйрәмдә ФИФАның Казандагы генераль координаторы Энтони Баффу һәм ФИФА комиссары Стефано Пуччи катнашты. 

Шулай ук Казандагы Сабантуйны карарга Россия Теннис федерациясе президенты, Халыкара олимпия комитеты әгъзасы Шамил Тарпищев та килде. 

 


Татарстан Республикасында 22 июньгә 1 млн. 194,6 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган

Татарстан Республикасында 2018 ел башланганнан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 654 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 7 млн. 889 мең  сумга 197 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


Рөстәм Миңнеханов: Зәйдә газ шартлау аркасында зыян күргәннәрнең туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 22 июнендә Зәй шәһәренең Никифоров урамында урнашкан 5 катлы торак йорт фатирында газ баллоны шартлау аркасында зыян күргән гражданнарга матди ярдәм күрсәтергә дип Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә йөкләмә бирде.  

Һәлак булганнарның туганнарына Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 млн. сум биреләчәк, зыян күргәннәргә – сәламәтлекләренә китерелгән зыян авырлыгына бәйле суммада.


Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2018 елгы Сабантуй бәйрәмендә катнашучыларны һәм аның кунакларын СӘЛАМЛӘВЕ

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне халкыбызның иң яраткан һәм матур бәйрәме – Сабан туе уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Бай тарихлы бу бәйрәмдә татар халкының үзенчәлекле гореф-гадәтләре, традицияләре, туган телгә, бай мәдәниятебезгә булган олы ихтирамы чагылыш таба. Милләтебезгә хас булган чаялык, уңганлык, юмартлык һәм кунакчыллык, эш сөю кебек күркәм сыйфатлар Сабантуйда аеруча ачылып, тагын да көчәеп китә.