Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дания Корольлегенең РФндәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Томас Винклер Казанга бер көнлек эш сәсәфренә килде.
Рөстәм Миңнеханов илчегә Татарстанга килүе өчен рәхмәт белдерде һәм бүген төбәкара дәрәҗәдә эшлекле элемтәләргә ярдәм итү аеруча әһәмиятле икәнен искәртте.
Бүген илебезнең мөһим бәйрәме - Россия көне. Бу хакта бүген 12 июнь - Россия көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концертында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, бәйрәмне бөтен ил казанышлар, уңышлар, яңа сафка кертелгән объектлар белән билгеләп үтә.
Татарстан Президенты янә оештырылган мәйданчыкны - 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты - FIFA җанатарлары өчен фестиваль зонасын мисал итеп китерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кәҗә Бистәсе» метросыннан «Казан» гаилә үзәге янындагы җантаралар фестивале мәйданчыгына кадәр яңартылган бульвар буйлап җәяүләп узды.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәгендә (элеккеге Урицкий ис. мәдәният сарае) булды.
«Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәгенә капиталь ремонт ясалган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов лаеклы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Тантана Казан Кремлендә узды.
Бүләкләнүчеләр арасында – Бөек Ватан сугышы ветераннары, блокададагы Ленинградта яшәгән кеше, «КАМАЗ-мастер» командасы вәкилләре, табиблар, нефтьчеләр, автотранспорт предприятиеләре, дини оешмалар, югары уку йортлары вәкилләре һәм башкалар, барлыгы 48 кеше.
Бүген "КАМАЗ" ГАҖ белгечләре Казанда автомобиль төзү тармагының алдынгы казанышын пилотсыз электробусны презентацияләделәр.
"Татнефть-Арена" боз сарае алдындагы мәйданчыкта узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Киң адаптив транспорт логистикасы" ("ШАТЛ") автоном идарә прототипы мөмкинлекләрен кунакларга тәкъдим иттеләр. Электробусның өстенлекле мөмкинлекләре арасында эксплуатациядә югары нәтиҗәлек, экологик булуы һәм тавышсыз хәрәкәт итә алуын атадылар.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Илебез дәүләт бәйрәмнәренең иң зурысын – Россия көнен билгеләп уза.
Социаль-икътисадый үсештәге, оборонада, халыкара мәйданда ил позицияләрен яклаудагы казанышларыбыз – болар барысы да россиялеләрнең киләчәккә ышанычы, берләшүе өчен алшартлар.