Шәхесләр белешмәсе

Шәхесләр белешмәсе

Гыйззәтуллин Марат Харис улы

Контакт

E-mail:

Адрес: Кремль, Казан, 420014

Телефон: (843) 567-89-44

Тәрҗемәи хәле
1970 елның 10 декабрендә Казанда туган.

1993 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт Университетын «хокук белеме» белгечлеге буенча тәмамлый.

1993-1995 елларда – Татарстан Республикасы Югары Советы секретариатында юридик бүлекнең әйдәүче юрисконсульты, әйдәүче референты.

1995 елда – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты хокук идарәсенең баш референты.

1995 – 2001 елларда – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының хокук идарәсе баш референты, сектор мөдире.

2001-2006 елларда – Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры ярдәмчесе.

2006-2007 елларда – Зеленодольск муниципаль районы башлыгы урынбасары.

2007 елның сентябреннән – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе урынбасары.

2010 елның апреленнән – Татарстан Республикасы Президенты эшләр идарәчесе урынбасары.

2011 елдан – Татарстан Республикасы Президенты эшләр идарәчесе.

2011 елның декабреннән - Татарстан Республикасы Президенты эшләр идарәчесенең беренче урынбасары.

Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты, РФ Транспорт министрлыгының мактау грамотасы, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» юбилей медале, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Тарих фәннәре кандидаты (2007).

Өйләнгән, кызы тәрбияли.