Шәхесләр белешмәсе

Шәхесләр белешмәсе

Ларионова Татьяна Петровна

“Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды” коммерциячел булмаган оешмасының башкарма директоры

Иҗтимагый берләшмәләр / Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фонды

Контакт

E-mail:

Телефон: (843) 567-87-07

Факс: (843) 292-32-02

Тәрҗемәи хәле
1955 елның 2 июлендә Казан шәһәрендә туа.

Казан дәүләт университетын һәм Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. Белгечлеге буенча- филолог һәм социаль хезмәткәр.

Хезмәт эшчәнлеген 1972 елда Казан шәһәренең 82 номерлы мәктәбендә өлкән пионервожатый булып башлый. Шуннан соң класстан тыш һәм мәктәптән тыш эшләре буенча оештыручы була.

1983 - 1991 елларда партия эшендә була - инструктор, бүлек мөдире урынбасары, агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире, Казан шәһәренең Идел буе райкомы партиясендә икенче секретарь.

1991 елда Казан шәһәре хакимиятендә - социаль мәсъәләләр һәм яшьләр проблемаларын тормышка ашыру һәм өйрәнү бүлегендә мөдир, аз керемле гаиләләрне социаль яклау бүлегендә җитәкче, халыкны социаль яклау идарәсендә башлык була.

2001- 2006 елларда Татарстан Републикасы социаль яклау министрлыгының Казан шәһәре социаль яклау идарәсе башлыгы.

2006 елның ноябреннән 2010 елның мартына кадәр Татарстан Республикасы Президенты каршындагы социаль мәсъәләләр буенча дәүләт кинәшчесе.

2010 елның мартыннан – Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе.

2010 елның 10 мартында “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды” коммерциячел булмаган оешмасының башкарма директоры итеп билгеләп куелды.

Социаль фәннәр кандидаты.