Шәхесләр белешмәсе

Шәхесләр белешмәсе

Йосыпов Марат Якуп улы

Бүлек мөдире

Контакт

E-mail:

Адрес: Кремль, Казан, 420014

Телефон: (843) 5678937

Тәрҗемәи хәле
1952 елның 29 сентябрендә Казан шәһәрендә туган.

1975 елда - Новосибирск югары хәрби-сәяси гомумгаскәри училищесын, 1984 елда - тарих белгечлеге буенча Иркутск дәүләт университетын, 1999 елда юриспруденция белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый.

1975 елдан 1998 елга кадәр - хәрби хезмәттә.

1998 елдан 2006 елга кадәр - Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты контроль секторы баш референты, Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсе гомуми бүлегенең яшерен документлар белән эшләү буенча баш референты.

2006 елдан - Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсенең гомуми бүлеге мөдире.

6 медаль белән бүләкләнгән.

Өйләнгән, ике баласы бар.