Шәхесләр белешмәсе

Шәхесләр белешмәсе

Житин Анатолий Иванович

Бүлек мөдире

Контакт

E-mail:

Адрес: Кремль, Казан, 420014

Телефон: (843) 5678743

Тәрҗемәи хәле
1952 елның 30 июнендә Казан шәһәрендә туган.

1975 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (финанс һәм кредит).

Хезмәт эшчәнлеген 1969 елда Казанның радио компонентлары заводында электромонтер өйрәнчеге булып башлый.

Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтып, Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң РСФСР Финанс министрлыгының ТАССР буенча контроль-ревизия идарәсе контролер-ревизоры, өлкән контролер-ревизоры, соңрак РСФСР Финанс министрлыгының Казан шәһәре буенча контроль-ревизия идарәсендә баш контролер-ревизоры булы эшли.

1987 елда ТАССР Югары Советына эшкә күчә, ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисенең ярдәмчесе һәм ТАССР Югары Советы Президиумы Эшләр идарәчесе булып эшли. 1990 елдан 1991 елга кадәр ТАССР Югары Советы Секретариатының гомуми бүлеген җитәкли.

1991 елда Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәчесенең урынбасары итеп билгеләп куела.

2010 елда Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсенең чараларга хезмәт күрсәтү һәм биналарны карап тоту бүлеге мөдире итеп билгеләп куела.

Татарстан Республикасы Атказанган икътисадчысы (2002). «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән (2005), Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булган.