Шәхесләр белешмәсе

Шәхесләр белешмәсе

Галиев Марат Васильевич

Контакт

E-mail:

Адрес: Кремль, Казан, 420014

Телефон: (843) 5678911

Тәрҗемәи хәле
1969 елның 30 октябрендә ТАССРның Мөслим районы Мөслим авылында туган.

Югары белемле: 1994 елда Казан дәүләт техник университетын (КГТУ-КАИ) радиоинженер белгечлеге буенча тәмамый.

Университетны тәмамлаганнан соң Казан шәһәренең Эчке эшләр идарәсендә элемтә инженерыннан алып Эчке эшләр идарәсе штабының элемтә, махсус техника һәм автоматлаштыру бүлекчәсе башлыгына кадәр хезмәт юлы үтә.

2001 елда Татарстан Республикасы Президентының Куркынычсызлык хезмәтенә күчә.

2003 елның гыйнварыннан - Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсенең мәгълүматлаштыру, хисаплау системалары һәм оештыру техникасы бүлеге мөдире.

2006 елның апреленнән - Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсенең мәгълүмати-техник тәэмин итү бүлеге мөдире.