Шәхесләр белешмәсе

Шәхесләр белешмәсе

Мифтахова Фәния Әхәт кызы

Тәрҗемәи хәле
1954 елның 7 июлендә Татарстан АССРның Арча районы Орнашбаш авылында туган.

Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын (1974 ел), Совет сәүдәсе институтын (1987 ел) тәмамлый, белгечлеге буенча - икътисадчы.

1971-1972 елларда Казан газ аппаратурасы заводында слесарь-җыючы булып эшли.

1975-1977 елларда Казан шәһәре Бауман ашханәләр трестында калькулятор булып эшли.

1977-1987 елларда - Казан шәһәренең Мәскәү районы ашханәләр тресты өлкән бухгалтерының урынбасары.

1987-1993 елларда - Сәүдә хезмәткәрләре профсоюзының Татар республика комитетында социаль иминиятләштерү фонды баш бухгалтеры.

1993 елдан 1994 елга кадәр РФ Социаль иминиятләштерү фондының Татар региональ тармакара бүлекчәсендә икътисадый анализ һәм социаль иминиятләштерү фондларын сарыф итүне исәпләү төркеме җитәкчесе була.

1994 елдан 1996 елга кадәр - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының бухгалтерлык исәбе һәм хисабы бүлеге башлыгы урынбасары.

1996 елдан - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының бухгалтерлык исәбе һәм хисабы бүлеге башлыгы.

2010 елдан - Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсенең бухгалтерлык исәбе һәм хисабы бүлеге мөдире.

"Фидакарь хезмәт өчен" медале, "Казанның 1000-еллыгы истәлегенә" медале белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Атказанган икътисадчысы.

Гаиләле, кызы һәм улы бар. Бакчачылык белән мавыга.