1976 елның 25 сентябрендә Арча эшчеләр поселогында (ТАССР) туган.
2001 елда “Әл-Әзһәр” университетының “Буус Әл-Исламия” институтын гарәп теле һәм ислам дине нигезләре белгечлеге буенча, шул ук вакытта читтән торып Казан дәүләт педагогия университетын филология белгечлеге буенча тәмамлый.
Белем алуын Каһирә дәүләт университетында политология белгечлеге буенча дәвам итә. Әлеге уку йортын тәмамлаганнан соң 2006 елдан Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты Азия һәм Африка илләре секторы баш киңәшчесе булып эшли.
2009 елдан - Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты Азия һәм Африка илләре секторы мөдире.
2010 елның декабреннән – Татарстан Республикасы Президентының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы.