Шәхесләр белешмәсе

Шәхесләр белешмәсе

Волкова Фәридә Рәхим кызы

Тәрҗемәи хәле
1957 елның 1 декабрендә Казан шәһәрендә туган.

Казан дәүләт университетын «хокук белеме» белгечлеге буенча тәмамлый (1983).

Хезмәт эшчәнлеген 1975 елда ТАССР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы ведомстводан тыш саклау бүлеге хезмәткәре булып башлый.

Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң 1983-1988 елларда прокуратура тикшерүчесе, Рязань өлкәсе Прокуратурасының тикшерү идарәсе прокуроры булып эшли.

1988 елдан 1993 елгача Зеленодольск районы прокуроры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы бүлек прокуроры була.

1994 елдан 2003 елга кадәр Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында валюта җайга салуы һәм кыйммәтле кәгазьләр бүлеге башлыгы урынбасары, юридик бүлек башлыгы булып эшли.

2003-2004 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының хокук идарәсе секторы мөдире була.

2004-2005 елларда «Татфондбанк»та хокук идарәсендә эшли.

2005 елдан 2009 елга кадәр Татарстан Республикасы Прокуратурасында бүлек прокуроры була.

2009 елдан 2010 елга кадәр - Казан шәһәренең Киров район суды судьясы.

2010 елның июль аеннан - Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы.

Татарстан Республикасының дәүләт бүләге - “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән (2012 ел)