Шәхесләр белешмәсе

Шәхесләр белешмәсе

Акулов Тимур Юрьевич

РФ Дәүләт Думасы депутатлары, РФ Федерация Советы әгъзалары (Татарстан)

Контакт

E-mail:

Адрес: Кремль, Казан, 420014

Телефон: (843) 5678746

Факс: (843) 2920092

Тәрҗемәи хәле
1953 елның 25 апрелендә Үзбәкстан ССР Ташкент өлкәсе Янги - Юль шәһәрендә туа.

Хезмәт эшчәнлеген 1970 елда Узбәкстан ССР Ташкент өлкәсе Янгиюль районы Калинин исемендәге колхозда колхозчы булып башлый. Совет армиясендә хезмәт иткәннән соң Ленинград шәһәрендә С.Орджоникидзе исемендәге Балтик заводында слесарь - монтажчы.

1974 елда Ленинград дәүләт университетының Көнчыгыш факультетына укырга керә. 1979 елда тәмамлый. Белеме буенча - көнчыгыш белгече - тарихчы.

Университетны тәмамлаганнан соң 1979 - 1982 елларда Йемен халык - демократик Республикасында хәрби тәрҗемәче вазыйфасын башкара.

1982 елдан фәнни китапханә хезмәткәре, 1983 елдан 1991 елга кадәр Казан дәүләт университеты ассистенты. Шул ук вакытта 1988- 1991 елларда Йемен республикасы Аден шәһәрендә социаль фәннәр институтында укытучы.

1991 елдан - Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшче, 1994 елдан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе.

1995 елдан - 2010 елның мартына кадәр Татарстан Республикасы тышкы элемтәләр департаменты директоры итеп билгеләнә - Татарстан Республикасы Президенты дәүләт киңәшчесе.

2010 елның мартыннан Татарстан Республикасы тышкы элемтәләр департаменты директоры итеп билгеләнә - Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе.

2011 елның мартыннан - Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе.

2012 елның июненнән бирле – Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты

РФ Хөкүмәте комиссиясендә чит илдә яшәүче ватандашлар буенча әгъза. РФ МИД каршындагы халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләр буенча Федерация субъектлары Советында консультатив әгъзасы.

Мактау ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Гәрәп һәм инглиз телләрендә иркен аралаша.

Өйләнгән. Ике малае, оныгы бар.