Шәхесләр белешмәсе

Шәхесләр белешмәсе

Краснов Анатолий Васильевич

Тәрҗемәи хәле
Татарстан АССРның Минзәлә шәһәрендә 1952 елның 23 маенда туган.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын (агроном), Казан авыл хуҗалыгы институтын (икътисадчы) тәмамлаган.

1967-71 елларда - «Волна Революции» совхозында (Алабуга шәһәре) механизатор, агроном.

1971-76 елларда – Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультеты студенты.

1976-77 елларда - Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад кафедрасы ассистенты.

1977-1978 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1978-79 елларда – Алабуга Авыл хуҗалыгы идарәсе икътисадчысы.

1979-1985 елларда – КПССның Алабуга шәһәр комитетында, КПССның Татарстан өлкә комитетында – авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы.

1985-86 елларда – Республиканың икмәк продуктлары идарәсе башлыгы урынбасары.

1986-88 елларда – КПСС өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире урынбасары.

1988-89 елларда – КПСС Биектау район комитеты беренче секретаре.

1990-91 елларда - «Татрапс» ФПБ генераль директоры.

1992-97 елларда - «Санво» ААҖ генераль директоры.

1997-98 елларда – ВНИИПТИХИМ (химияләштерү институты) директоры.

1998 елның апреленнән – Премьер-министр киңәшчесе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы.

2010 елның августыннан – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе.

Икътисад фәннәре докторы, профессор.

Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләге лауреаты.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, социаль-икътисад фәннәре бүлеге.

Татарстан Республикасы Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Өйләнгән. Улы һәм кызы бар.