2004 елда - «Казан синтетик каучук» ААҖнең товар сату һәм тышкы икътисадый эшчәнлек бүлеге менеджеры-тәрҗемәчесе.
2005-2006 елларда – Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты каршындагы Дәүләт протоколы идарәсе тәрҗемәләр секторы баш референты; Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт протоколы идарәсе тәрҗемәләр секторы баш белгече.
2006 елның маенда Татарстан Республикасы Премьер-министрының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе вазыйфасына билгеләп куела.
2010 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Ярдәмчесе итеп билгеләп куела.
2011 елның 11 мартыннан Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры - Халыкара мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләп куела.
Россия Федерациясе Хөкүмәте стипендиаты (2001 ел).
Россия Федерациясе Президенты стипендиаты (2002 ел).
2218360 номерлы уйлап табуга бирелгән патентның автордашы (Полиамид алу ысулы).
Россия һәм чит ил фәнни басмаларында полимерлар тематикасы буенча дөнья күргән уннан артык мәкаләнең автордашы.