Шәхесләр белешмәсе

Шәхесләр белешмәсе

Салихов Җәүдәт Миргазәм улы

Тәрҗемәи хәле
1959 елның 8 январендә Татарстан АССР Сарман районы Әлмәт авылында туа.Югары белемле. 1981 елны Казан дәүләт университетын тәмамлый. Белеме буенча- хокук белгече.

Хезмәт эшчәнлеген 1981 елда Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы эчке эшләр бүлегендә тикшерүче булып эшли башлый. Тәҗрибә туплаганнан соң аны өлкән тикшерүче, соңыннан тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.

1987- 1992 елларда Тукай районы эчке эшләр бүлегендә тикшерү бүлеге башлыгы- Тукай эчке эшләр бүлеге(Татарстан) башлыгы урынбасары. 1992- 1998 елларда- Татарстан Республикасы Президентының куркынычсызлык хезмәте башлыгы урынбасары.

1998- 2002 елларда- ТР Президенты саклау идарәсе башлыгы- ТР Президенты ярдәмчесе.

ТР Президентының 2002 елның 15 апрелендә УП-277 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы Президентының эшләре идарәчесе вазыйфасына керешә.

ТР Президентының 2010 елның 1 апрелендә УП-184 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе итеп билгеләп куелды.

2004 елның 28 июнендә “Татхимфармпрепараты” ААҖның директорлар советы утырышында директорлар Советы рәисе итеп сайлана.

Юридик фәннәр кандидаты. Татарстан Республикасының атказанган юристы.Өйләнгән. Ике баласы бар.