Минтимер Шәймиев: “Сез лаеклы юл сайлагансыз”

26.07.2017

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында көндезге бүлекне тәмамлаучыларга багышланган скульптура композициясе ачылышы тантанасында катнашты.

Дәрәҗәле кунаклар арасында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Cәфәров, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Россия Эчке эшләр министрлыгының оператив идарә башлыгы урынбасары Анатолий Лебедев, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, республиканың суд органнары һәм хокук саклау органнары ветераннары һәм вәкилләре бар иде.

Институт башлыгы, полиция генерал-майоры Фоат Зиннуров тантана башланыр алдыннан Минтимер Шәймиев өчен институтның төп бинасы буенча экскурсия уздырды, алар уку-укыту полигоннары һәм тарих музеенда булдылар.

Скульптура композициясе ачылышы тантанасы институтның төп бинасында узды. Скульптураны Минтимер Шәймиев, Әсгать Сәфәров, Артем Хохорин, Анатолий Лебедев, Борис Кузнецов ачты.

Аннары институтны тәмамлаучыларга дипломнар таршыру тантанасы башланды. Быел югары уку йортын 151 полиция офицеры, шул исәптән 49 хатын-кыз тәмамлаган.

Минтимер Шәймиев институтны иң уңышлы тәмамлаучыларга алтын медальләр тапшырды.

ТР Дәүләт Киңәшчесе барысын да бу истәлекле көн белән котлады.

“Заманалар катлаулы, ләкин күп нәрсә сездән тора. Бәлкем бүген илдә тәртип урнаштыру миссиясен башкару аеруча катлаулыдыр. Монда җиңел юл юк, әмма без сезгә ышанабыз. Сез лаеклы юл сайлагансыз”, - диде Минтимер Шәймиев.

Институтны тәмамлаучыларны шулай ук Артем Хохорин, Анатолий Лебедев, Фоат Зиннуров котлады.