Рөстәм Миңнеханов Краснодарда РФ Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үсерү советы утырышында катнашты

23.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Краснодарда эш сәфәрендә булды. Сәфәр сәбәбе - Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында катнашу. Чара Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә "Чемпион" укыту-күнекмәләр заллары комплексында узды. 

Утырышта катнашучы федераль министрлар һәм Россия төбәкләре җитәкчеләре спорт резервы һәм спорт җыелма командаларын әзерләү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

"Балалар һәм яшьләрне сортка әзерләү системасы бездә, әлбәттә, бар, ул дистәләгән ел дәвамында формалашты. Ләкин дөнья спортындагы хәзерге заман тенденцияләре, фән, техниканың яңа мөмкинлекләре, шулай ук яңа каршылыклар булган методикалар һәм алымнарны үзгәртү кирәклегенә сылтый, - дип билгеләде Владимир Путин чыгышындаю - Безнең макста - яшь атлетларның, бөтен Россия спортыныд конкурентлыкка сәләтле булуларын тәэмин итү, күпчелек юнәлешләрдә алдынгы урыннарны саклап калу. Беренче чиратта спорт резервын әзерләү өзлексезлеген тәэмин итү: мәктәптәге секцияләрдән спорт вузларына кадәр, ишек алдындагы командалардан илнең җыелма командаларына кадәр".

Сәләтле балаларга ярдәм итәргә кирәк. Россия Президенты сүзләренчә, кайбер төбәкләрдә инде перспектив спортчылар өчен грантлар бар. "Андый системаны федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашырырга кирәк, дип саныйм. Бу иң яхшыларны, иң сәләтлеләрне уңышка этәрергә мөмкинлек бирәчәк", - ди РФ Президенты. 

Владимир Путин искәрткәнчә, 2013 елда олимпия һәм паралимпия программасына кергән дисциплиналар буенча Бөтенроссия спартакиадаларын уздыру турында карар кылынды. Әмма әлеге карар гамәлгә ашырылп бетмәде. 

Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә спартакиадаларны уздыруны тәэмин итәргә һәм Россия спорт резервын әзерләү концепциясен эшләргә һәм аны төбәкләр белән яраштырырга йөкләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.