Алексей Песошин: Нефть химиясе тармагы Татарстан икътисады үсешен алып баручы булып тора

23.05.2017

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама шәһәрендә булды, анда Химиклар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Бу бәйрәмдә шулай ук ТР вице-премьеры –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

“Нефтехим Арена” боз сараена килеп җитүгә Алексей Песошин ТР нефть химиясе кластеры предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты. “Түбәнкама нефтехим” ГАҖ, “Татнефть”, “ТАИФ” компанияләр төркеме, “Казаноргсинтез” ААҖ, “Тасма” АҖ үзләренең экспозицияләрен тәкъдим иттеләр.

Алексей Песошин республиканың барлык нефтехимикларын ТР Президенты исеменнән котлады һәм нәкъ менә нефть химиясе тармагы Татарстан икътисады үсешен алып баручы булып тора, дип ассызыклады.

Аннары ТР Хөкүмәте башлыгы алдынгы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Алга таба бу чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. Түбән Кама шәһәре хакимияте матбугат хезмәте материаллары файдаланылды