Рөстәм Миңнеханов: Бүген ислам дөньясы экстремистик оешмалар эшчәнлегенә бәйле җитди каршылыкларга дучар

20.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев борыңгы Болгар шәһәренә эш сәфәре кылалар. Визитның төп максаты - Идел Болгарының рәсми рәвештә исламны кабул итүе көне уңаеннан бәйрәм чараларында катнашу. 

Болгарда Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев "Кол Гали" кунакханә комплексы төзелеше белән таныштылар. Объектны Болгар шәһәрлеге тарихи валыннан читтә Идел елгасы ярында 2015 ел язында төзи башладылар.  Комплекста шулай ук СПА-комплекс, тренажерлар залы, бассейн, теннис корты, баскетбол һәм балалар уен мәйданчыклары, йөгерү һәм чаңгы трассалары, җир асты парковкасы бар. Проект үзенчәлеге 14 гасыр Ак Пулатына ошатып тарихи мунчаны тергезүдә. 

Бөгенге көнгә коммуникацияләр үткәрәрсе, эчке төзекләндерү һәм фасадны төзекләндерү эшләрен башкарасы калды. 

Аннан Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясенә юнәлделәр. Кунакларга төзелеш эшләре барышы турында хәбәр иттеләр, мәгариф конкурсының әзер объектларын күрсәттеләр. 

Академиянең китап уку бүлмәсендә Рөстәм Миңнеханов мөселман дине әһелләре белән очрашты.

 ТР Президенты чыгышында ассызыклаганча, әлеге очрашу тарихи әһәмияткә ия.

"Болгар мөселман мәдәнияты һәм фәнене үзәкләренең берсе булган. Аның бөеклеген тергезү шаһитләре була алуыбыз шатландыра. Былтыр Болгар ислам академиясе нигезенә истәлекле таш салу тантанасы булды, ә бүген без биредә беренче эре чара уздырабыз - безнең һәр елгы очрашуыбыз, - диде ТР Президенты. - Академияне быел сентябрь аенда ачу планлаштырыла. Аңарчы төзекләндерү, профессор-мөгаллимнәр составны билгеләү, студентларны кабул итү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Бу безнең эшебезнең мөһим өлеше һәм, мин ышанам, без бу эшне башкара алабыз". 

 Рөстәм Миңнеханов аерым Минтимер Шәймиевка әлеге проектка керткән гаять зур өлеше өчен рәхмәт белдерде. "Бөтен хәйриячеләргә, архитекторлар һәм төзүчеләргә рәхмәт. Комплекс компакт һәм функциональ булган", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан мөселман оешмалары белән актив эш алып бара. 2010 елда татар мөселман берлекләре лидерлары катнашында Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узды. "2014 елда бишенче форум кысаларында анда катнашучылар "Ислам һәм татар дөньясы" концепциясен кабул иттеләр, ул безнең дини тәгълимат традицияләре нигезендә берләшүгә әһәмиятле адым булды", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов ислам дөньясындагы җитди вакыйгаларга да игътибар итте. Бу экстремистик оешмалар эшчәнлегегендә чагыла. "Мөселманнарның берләшүе һәм негатив тенденцияләргә каршы торуда бердәм алымнарны эшләү кирәклеге ачык. Бу эштә Болгар ислам академиясе мөһим роль уйнарга тиеш. Шул сәбәпле академия каршында Бөтенроссия мөселман галимнәре берлеген булдыру перспектив, берлек кысаларында актуаль дини тәгълимат мәсьәләләрен хәл итүгә бердәм алымнар эшләнәчәк", - дип саный ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, академия - федераль проект, аны Россия Президенты Владимир Путин хуплады. 

Минтимер Шәймиев үз чиратында билгеләгәнчә, академия ачылгач, зур күләмдә эш башкарырга кирәк була. Аерым алганда, мәгариф процессы өлкәсендә. "Бүген белем бирү процессын билгеләү эше алып барыла. Төрле тәкъдимнәр яңгырый, аларны бөртекләп җыярга һәм җентекләп карарга кирәк. Ислам дөньясындагы заманча шартларны һәм процессларны исәпкә алырга кирәк", - диде ул. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев