Рөстәм Миңнеханов Татар авыллары эшкуарларының VI бөтенроссия җыенында катнашучылар белән очрашты

11.03.2017

Икътисадтагы кыенлыкларга карамастан, татар авылларында бизнес үзен саклап кала алды һәм үсүен дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар авыллары эшкуарларының VI бөтенроссия җыенында катнашучылар белән очрашуда хәбәр итте.   

Чара «Корстон» КСККда узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Бөтендөнья татар конгрессы» Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Россиянең 41 төбәгеннән 700дән артык кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкиле, шулай ук Кытайдан һәм Казахстаннан кунаклар катнашты. 

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов татар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан оештырылган күргәзмәне карап чыкты. Аерым алганда, анда төрле хәләл продукция, ит һәм сөт әйберләре, халык сәнгате һөнәрләре товарлары куелган иде. 

Чыгышларында эшкуарлар түбәндәге мөһим мәсьәләләрне күтәрделәр: административ барьерларны җиңеп чыгу, әзер  продукцияне реализацияләүдәге һәм яңа базарлар эзләүдәге уңайсызлыклар, авыл бизнесын үстерүгә дәүләт ярдәме программаларында катнашу, авыллардан кешеләрнең эре шәһәрләргә китүләре һәм башкалар. Кайберләре үз предприятиеләрен торгызу тарихы турында сөйләделәр.   

Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, татар мәдәниятенең һәм гореф-гадәтләрнең таянычы – авыл, аңа ярдәм итмичә, татар милли үзенчәлеге нигезләрен – телне, динне һәм йолаларны саклап калу мөмкин түгел.   

«Хәзерге вакытта Татарстанда дистәләгән социаль юнәлешле программалар эшләп килә, аларның күбесе авыл кешеләре өчен тормыш шартларын яхшыртуга юнәлгән. Елдан-ел без мондый чаралар санын арттырабыз, яңа юнәлешләрне үзләштерәбез, бигрәк тә эшкуарлык өлкәсендә. Бүген республикада сыер фермаларына һәм яшелчә саклагычларга капиталь ремонт алып барыла, силос-сенаж траншеяләре төзелә, гаилә фермаларына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары күрелә», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Авылда кешеләрне калдыру өчен юллар салына, газ һәм су белән тәэмин итү башкарыла, мәдәният һәм сәламәтлек саклау объектлары корыла. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада быел кешесе 100дән артык булган 56 торак пунктында модуль кибетләр урнаштыру планлаштырыла.  

Татарстан Президенты ассызыклаганча, авыл өчен иң мөһиме – эш урыннары булу. Бу бурычны хәл итүгә, авылларда җитештерүләр, фабрикалар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре булдырып, эшкуарлар зур өлеш кертә.

«Әлеге форум – киләчәктә дә үстерелергә тиешле менә дигән мәйданчык. Әгәр без аралашып, хезмәттәшлек итеп, тәҗрибә алмашып яшәмәсәк, барлык багланышларыбызны, бердәмлегебезне югалта алабыз. Татарстан үз чиратында теге яисә бу мәсьәләләрегезне хәл итүдә хәленнән килгәнчә ярдәм күрсәтәчәк. Бергәләшеп без зуррак уңышларга ирешә алабыз», - дип йомгак ясады ул.  

Чара азагында Рөстәм Миңнеханов иң яхшы татар эшкуарларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.