Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев чаңгы ярышларында катнашучыларны сәламләде

18.02.2017

Бүген “Россия чаңгы юлы-2017” массакүләм чаңгы ярышларында 20 меңнән артык казанлы  катнашты.

Казанда бу чара өч мәйданда  - Горки-Әмәт урман паркында, Казансу тугаенда (Гаврилов урамы буенча) һәм Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадионында узды.

Татарстанда массакүләм чаңгы ярышларына якынча 190 мең кеше чыккан.

Татарстан Президенты hәм республика Хөкүмәте исеменнән  "Россия чаңгы юлы-2017" ярышларында  катнашучыларны Татарстанның премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев сәламләде.

“Республикабыз башкаласы Казанның 13нче тапкыр “Россия чаңгы юлы”н уздыруы бик күңелле. Иң мөһиме, безнең халык спортны бик ярата, ярышларга гаиләләре белән дә, төркемләп тә чыгалар – актив, сәламәт яшәү рәвешен алып баралар, - диде ул. – Бездә балаларга спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү өчен бөтен мөмкинлекләр бар”.

Казан мэры исеменнән ярышларда катнашучыларны шулай ук Казанның башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов та сәламләде.

Ярышларда оешма һәм предприятие җитәкчеләре арасыннан ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР сәнәгать һәмм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов,  “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ башлыгы Рифкать Миңнеханов катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.