Рөстәм Миңнеханов: Дәүләт – төзүчеләргә эш бирүче эре инвестор, һәм бу эшне сыйфатлы итеп һәм үз вакытында үтәргә кирәк

02.02.2017

Республиканың төзелеш комплексын, торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү – бу мәсьәләләр безнең өчен өстенлекле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте. 

Чара «Корстон» КСККда узды һәм ведомствоның 2016 елдагы эш йомгакларына һәм 2017 елга бурычларына багышланды.

Утырышта «ТКХ реформалаштыруга ярдәм фонды» ДК башлыгы Константин Цицин, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Хәмит Мәүлияров, республика төзелеш индустриясе вәкилләре катнашты.

Видеоконференцэлемтә режимындагы утырышта шулай ук республиканың барлык мунициципаль районнары җитәкчелеге вәкилләре дә катнашты. 

«Сез – безнең партнерлар, һәм без бергәләп күп кенә проектларны гамәлгә ашырабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов, утырышта катнашучы федераль структуралар вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. Ул аларга төбәккә булган игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук иртән Казан төзелеш колледжында булганда алган хисләре белән дә уртаклашты. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, эшче һөнәре, шул исәптән төзүче һөнәре абруе бүген үсә башлады, һәм бу тенденцияне төрлечә хупларга кирәк. Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Казан төзелеш колледжы тулай торагына ремонт ясау турында карар кабул ителгән. «Республика бюджетыннан сумманың 50%ын бирәчәкбез. Ремонтлагыз! Мондый проектларга ярдәм күрсәтү мөһим безгә».

Республиканың төзелеш комплексын, торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү – бу мәсьәләләр безнең өчен өстенлекле булып кала, диде Рөстәм Миңнеханов аннары. Ул искәрткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә төзелеш тармагы мәсьәләләре турында атна саен фикер алышу бара. «Без гадәттә арадаш нәтиҗәләр ясыйбыз, кайвакыт сезне орышабыз да, – диде Рөстәм Миңнеханов, тармак вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. – Әмма, минемчә, тулаем алганда республикада җитди профессионаллар командасы эшли».

Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, күп фатирлы йортларга  капиталь ремонт программасы буенча бик җитди күләмнәр гамәлгә ашырылган. Аның сүзләренчә, ТКХ ярдәм федераль фондыннан капремонт программасына финанслау алу теләге «безне тәртипкә өйрәтте... Ел саен бу максатларга биш миллиард сумга якын тотыла, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Республика халкының өч миллионнан артыграгы күп фатирлы йортларга капремонт программасы нәтиҗәләрен күрде инде».

Моннан тыш, диде Рөстәм Миңнеханов, төзелеш өлешендә гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча хәзер гаять зур күләмнәр гамәлгә ашырыла. «Бу бик авыр, бик катлаулы программа», – диде ул.  

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикада бүген башка программалар да, үз программаларыбыз да гамәлгә ашырыла. Бу – мәктәпләргә, балалар бакчаларына капиталь ремонт һәм яңаларын төзү, кайбер социаль объектларны ремонтлау һәм башкалар.

Программалар гамәлгә ашырылган чорда республикада 715 гомуми белем мәктәбе, 63 балалар бакчасы ремонтланган. 2017 елда без балалар бакчаларын ремонтлауга аерым басым ясаячакбыз, диде ул.   

«Без элек 10-20 мәктәп тапшырсак та, сөенә идек, – диде ул, –  Ә чынлыкта исә, мәктәпләрнең күбесе ремонтка мохтаҗ иде».

Республикада соңгы елларда 170тән артык балалар бакчасы төзелгән.

«Универсаль спорт мәйданчыклары белән без бөтен республиканы тәэмин итә алдык, ә хәзер чаңгы базаларын төзү эшенә керешәбез», - диде ул.

Сәламәтлек саклау объектларына капиталь ремонт турындагы мәсьәләгә кагылып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иң беренче чиратта монда беренчел звено колачлана.  

Рөстәм Миңнеханов республикада җәмәгать киңлекләрен булдыру һәм үстерү мәсьәләсенә җентекләп тукталды.  

Татарстан Республикасында тагын берничә социаль әһәмиятле программа эшләтеп җибәрелде, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бу – бакчачылык ширкәтләрен инфраструктур үстерү программасы (су белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, килү юлларын карау), инженер челтәрләрен реформалау программасы.

Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, республика алты ел рәттән торакны гамәлгә тапшыру дәрәҗәсен саклап килә, елына 2,4 млн. кв. м күләмендә.

Рөстәм Миңнеханов республика өчен өлеш кертеп фатир төзүдә алданганнар проблемасын зур проблема дип атады. «Без бу проблеманы һичничек онытмаячакбыз, – диде ул. – Акрынлап булса да, бу мәсьәләне хәл итәчәкбез, аеруча Казанда һәм Чаллыда».  

Йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, ел тулаем эшлекле узган, һәм бүген торак-коммуналь хуҗалык эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру буенча зур бурычлар тора. 

Азакта Татарстан Республикасы Президенты төзелеш тармагының тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.