Илдар Халиков: Бюджет дефициты Социаль иминият фондының төп проблемаларының берсе булып кала

30.01.2017

Бүген Казанда РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге координацион советы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Социаль иминият фонды рәисе урынбасары Алексей Руденко, “РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге”  идарәчесе Рамил Гайзатуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Рамил Гайзатуллин үзенең докладында  бүген  Социаль иминият фондының Татарстан бүлегендә 144 мең иминиятче бар, дип хәбәр итте. 2016 елда ике төр иминиятләштерү буенча керемнең гомуми күләме 13,2 млрд сум тәшкил итте. Үсеш 1,4 млрд сумнан артты.

Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча һәм яшь балалыларга түләүләр белән тәэмин итүгә киткән чыгымнар 1,3 млрд сумга арткан һәм 13,7 млрд сум тәшкил иткән.

Ике ел республикада “Туры түләүләр” проекты тормышка ашырыла, аның кысаларында якынча 1,5 млн сум түләнгән.

Җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминиятләштерү буенча чыгымнар 2016 елда 1,7 млрд сум тәшкил итте.

“Сәламәтлек” проекты кысаларында 2016 елда “Бала табу сертификатлары” программасы буенча хезмәт күрсәтүгә түләүләргә киткән чыгымнар 544,8 млн сумга җиткән. Барлыгы 50 мең сертификат бирелгән.

Илдар Халиков билгеләгәнчә, бюджет дефициты , бүгенгә Фондның иң төп проблемаларының берсе булып кала. Бу безнең респуликага гына түгел, бәлки Россия субъектларына да кагыла, диде ул.

Коллегия азагында ТР Премьер-министры ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.