Илдар Халиков: Республикада экологик куркынычсызлыкны арттыру һәрвакыт беренче чиратта булачак

25.01.2017

Республикада экологик куркынычсызлыкны арттыру һәрвакыт беренче чиратта булачак. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең йомгаклау коллегиясендә  хәбәр итте.

Бу чарада Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Фәрит Хәйретдинов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров катнашты.

Фәрит Габделганиев билгеләгәнчә, 2016 елда уздырылган контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәсендә Татарстанда 7 меңнән артык тәртип бозу очраклары ачыкланган, шуларның 97%ы  бетерелгән. 143 млн сумга штрафлар салынган.

2 меңнән артык санкцияләнмәгән чүплекләр теркәлгән, шуларның 98%ы  юкка чыгарылган. Штрафларның гомуми суммасы 200млн сум тәшкил иткән.

Хәзер республикада тулы көчкә Казанда һәм Чаллыда урнашкан Самосыр һәм Тугай чүплекләрен рекультивацияләү эшләре бара. Самосыр чүплеген бетерү эше быел төгәлләнергә тиеш. 

Илдар Халиков ведомствоның 2016 елдагы эшен уңай бәяләде. Шул ук вакытта ул быел экология мәсьәләләрендә барлык булган ресурсларны активлаштырырга кушты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.