Рөстәм Миңнеханов «Синьда Чжинэн» Кытай компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

16.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Hunan Sinda Elevator Co. («Синьда Чжинэн») компаниясе (Кытай) җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы икътисад министры  Артем Здунов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты. 

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай партнерлары белән хезмәттәшлекне Татарстан югары бәяли. 

«Без Кытай компанияләре белән партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм яңа җитештерүләр булдыру һәм яңа багланышлар урнаштыру буенча теләсә нинди башлангычларны хуплыйбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук искәрткәнчә, бүген Татарстан «Идел-Янцзы» төбәк төркеме кысаларында Кытай провинцияләре белән актив эшли (Татарстан Республикасы 2014 елдан бирле бу төркемдә тора). Татарстан Кытайның Синьцзян-Уйгур автономияле районы, Шаньдун, Хунань, Шэньчжэнь, Цзянсу, Ляонин, Хэбэй, Аньхой, Сычуань провинцияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә. 

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Менделеевсктагы «Аммоний» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Кытай илкүләм химик-инжиниринг корпорациясе (CNCEC) үзен бик әйбәт тәкъдим итте.

Моннан тыш, «Хайер» (Haier) Кытай корпорациясе белән эшлекле багланышлар уңышлы бара, бу компания «Мастер» Кама индустриаль паркы территориясендә суыткыч җайланмалар җитештерү заводын төзеде, тагын бер проектны гамәлгә ашырырга җыена.   

Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе, машина төзелеше, автомобильләр төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларда хезмәттәшлекне перспективалы дип атады.     

Hunan Sinda Elevator Co., ltd («Синьда Чжинэн») компаниясе идарәсе рәисе Мэйлян Чэнь әфәнде компания һәм хезмәттәшлек планнары турында кыскача гына сөйләде. Хунань илкүләм интеллектуаль җайланмалар җитештерү буенча «Синьда Чжинэн» компаниясе 2009 маенда төзелгән.    

Очрашу азагында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән  Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясе Хөкүмәте арасында инвестицион проектны гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Татарстан ягыннан документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков кул куйды.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.