Казанда бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр

23.05.2016

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов укучыларның бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләде.

Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы укучылары командасы дүртенче ел рәттән Россия Федерациясе буенча Мәскәү, Санкт-Петербургтан соң 3 нче урынны яулый.

Тантанада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, бүләкләнүче укучыларның укытучылары һәм ата-аналары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов бүген “республиканың киләчәк интеллектуаль элитасы” белән очрашуына бик шат булуын белдерде. “Теге яки бу өлкәдә уңышка ирешүгә, фәнни ачышлар ясауга омтылыш җәмгыятьтә һәрвакыт кирәкле һәм уңышлы кеше булырга мөмкинлек бирә”, - дип мөрәҗәгать итте Президент укучыларга. Ул чыгышында сәләтле укучыларны ачыклап, аларның үсешенә этәргеч бирү дәүләт сәясәтенең өстенлекле бурычы булуын билгеләп узды. “Без республка олимпиада үзәген булдырып, дөрес эшләдек. Бу күбрәк укучыларны җәлеп итүгә мөмкинлек бирде”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда да ел саен төрле фәннәр буенча олимпиадалар үткәрелүен, республиканың бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда актив катнашуын ассызыклады, олимпиадаларда җиңүчеләргә премияләр бирелеп, югары уку йортларына кергәндә өстенлек бирелүен шәрехләде. “Сезнең тырышлыгыгыз, белемгә омтылышыгыз нәтиҗәсендә, дүртенче ел рәттән олимпиадаларның йомгаклау этабы буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында өченче урынны яулыйбыз”, - диде Президент. Ул бөтен күңелен биреп, укучыларның белем дөньясын баеткан укытучыларга рәхмәтен җиткерде һәм укучылар казанган уңышларның алдагы эшчәнлектә дәрт өстәвен теләде. Республика башлыгы талантлы балаларны тәрбияләгән, аларның гыйлемле булуы, алдагы үсеше өчен бөтен тырышлыгын куйган ата-аналарга да рәхмәтен ирештерде, балаларга салган тырышлыкның, чиксез мәхәббәтнең киләчәктә әҗерен күрүләрен теләде.   

Укучыларның бөтенроссия предметлар буенча олимпиадасы 24 предмет буенча 4 турда (мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау) уза. 2016 нчы елдан кытай, итальян, испан телләре буенча олимпиадалар кертелде.

Татарстан данын 23 муниципаль берәмлектән 251 укучы яклаган. Татарстан җыелмасы 141 призлы урын яулаган, бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 32 урынга күбрәк.

Агымдагы уку елында экология буенча укучылар командасы зур уңышларга ирешкән - барлыгы 18 призлы урын, аларның 6сы - җиңүчеләр. Бу предмет буенча Татарстан укучылары командасы алдагы еллардан 7 урынга күбрәк призлы урынга лаек булып, үз нәтиҗәләре буенча Россиядә иң яхшысы дип табылган.

Укытучылар исеменнән җавап сүзе белән КФУның Лобачевский исемендәге лицееның биология укытучысы Наталья Сафиуллина чыгыш ясады. Ул мәгариф үсешенә олимпиада хәрәкәтенең зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Ул Татарстанның экология буенча олимпиадада 18 призлы урын яулавын, аның 6 сы җиңү китергән урыннар булуын шәрехләп, чагыштыру өчен Мәскәүнең 14 призлы урынга лаек булуын әйтеп, Татарстанукучыларының бу фән буенча алдынгылыгына басым ясады. “Бүгенге көндә уңышлы булу укучылар арасында трендка әйләнде”, - дип ассызыклады педагог.

Математика буенча олимпиадага укучыларны әзерләү сыйфатының да артуы күзәтелә - 13 җиңүче һәм призер (2015 нче елда- 7), химия буенча 16 җиңүче һәм призер, 2015 нче елда аларның саны 12 булган. Тормыш иминлеге нигезләре буенча - 11 җиңүче һәм призер (2015 нче елда - 7), информатика буенча 8 җиңүче һәм призер (2015 нче елда - 4), технология буенча - 12 җиңүче һәм призер (10 кеше булган), хокук буенча 16 җиңүче һәм призер (былтыр- 14).

Йомгаклау этабында катнашучыларны әзерләүдә республиканың 200 гә якын укытучысы катнашкан, аларның 95 е бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерларын укыткан. Эш нәтиҗәләре буенча 37 учреждение Татарстанның иң яхшы белем бирү оешмасы дип танылган.

Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабындагы казанышлар саны буенча "Ел укучысы-2016" мактаулы исеме Совет районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 141 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Зарина Бикмуллинага бирелде. Ул – экология фәне буенча олимпиада җиңүчесе, рус теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар призеры.

Йомгаклау этабы җиңүчеләренә сертификатлар тапшырылды - ел укучысына 30 мең сум, абсолют җиңүчеләргә - 20 мең сум, йомгаклау этабы җиңүчеләренә - 15 мең сум, йомгаклау этабы призерларына - 10 мең сум, республика олимпиадалары җиңүчеләренә - 10 мең сум. Укучыларны әзерләгән педагоглар 15 һәм 20 мең сум күләмендә сертификатларга ия булды.

Халыкара олимпиадаларда катнашып уңышларга ирешкән укучылар да бар. 2016 нчы елның маенда химия буенча 50 нче халыкара олимпиада нәтиҗәләре буенча, Казанның Вахитов районы 131 нче лицееның 11 нче сыйныф укучылары Әмир Гыйззәтуллин һәм Булат Курамшин алтын медальләргә лаек булды.


"Татар-информ" МА.