Минтимер Шәймиев Болгарда күчмә киңәшмә уздырды

04.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар музей-саклаулыгында булды, анда ул ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашында күчмә киңәшмә уздырды.

Киңәшмә Ак мәчет артындагы Ислам академиясе төзелеше мәйданчыгында башланды, монда булачак бинаның нигезен салу буенча эшләр бара.

“Яңарыш” фондының башкарма директоры, ТРДәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәр ел саен уздырыла торган “Изге Болгар җыены” на әзерлек турында сөйләделәр, быел ул 21 майда, Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елны ислам динен рәсми кабул итү көнендә уздырылачак. “Изге Болгар җыены” кысаларында Болгар ислам академиясе төзелеше буенча төп эшләр башлап җибәреләчәк. Бүген бу тантананы уздыру буенча кайбер оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Алга таба киңәшмә “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше урынында дәвам итте. Хәзерге вакытта бинаның каркасы төзелгән. Комплексны 2017 елның җәенә төзеп бетерү планлаштырыла.

Идел елгасы яры буенда шулай ук сквер һәм Болгар шәһәрлегенең тарихи өлеше - Хан сараена алып баручы  “Хан сукмагы” дип аталган җәяүлеләр юлын булдыру буенча  эшләр бара.

Минтимер Шәймиев хәзерге вакытта Болгарда барлык яңа объектлар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитеты белән килешенеп төзелә, дип белдерде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте