Татарстанда шушы көннәрдә көнбагыш һәм кукуруз уңышын җыю тәмамланачак

28.11.2015

Шушы көннәрдә көнбагыш һәм кукуруз уңышын җыю тәмамланачак , дип хәбәр итте бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, яңгырлы һава шартлары уңыш җыюның барышын бераз тоткарлады, 6 һәм 15 мең гектар мәйданда кукуруз һәм көнбагыш җыелып бетмәгән, һәм шушы көннәрдә бу эшләр тәмамланачак.

Республикада туфракны төп эшкәртү процессы дәвам итә, бүгенге көнгә 1,7 млн.гектар эшкәртелгән. Марат Әхмәтов бу өлкәдә уңышлы эшләгән районнарны атады – Әтнә, Саба, Теләче, Зәй, Балтач районнарын.

Министр шулай ук 2016 елга орлык әзерләүнең торышы турында хәбәр итте. Республика буенча бөртекле һәм бөртекле-кузаклыларга ихтыяҗ 355 мең тонна тәшкил итә, орлык өчен 365 мең тонна салынган.

Республика буенча бәрәңгенең гомумән тулай җыемы 1,5 млн. тонна тәшкил итә. Киләсе елга бәрәңге утырту мәйданнары якынча 10 мең гектар тәшкил итәчәк. Орлык тулы күләмдә салынган.

Кукуруз, рапс, көнбагыш орлыгын әзерләү бара, алар республикага читтән кертелә, тәэмин итүчеләр белән эш алып барыла.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.